«Казан ханлыгының 585 еллыгы уңаеннан аның турында 58 факт» исемле баннер күргәзмәсе - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Казан ханлыгының 585 еллыгы уңаеннан аның турында 58 факт» исемле баннер күргәзмәсе

ГЕОГРАФИЯ ҺӘМ ХАЛЫК

1.Казан ханлыгы – XV–XVI гасырларда яшәгән Урта Идел буендагы зур урта гасырлар татар дәүләте.

2. Казан ханлыгы X-XIII гасырларда яшәгән, монгол гаскәрләре тарафыннан яулап алынган һәм Алтын Урда буларак билгеле булган Джучи улусы составына кергән Идел буе Болгар дәүләте җирләрендә барлыкка килә. Кечкенә Казан кенәзлеге Алтын Урда эчендә билгеле бер автономиягә ия булган.

3. Казан – XI гасырда болгарлар тарафыннан чик буе ныгытмасы буларак нигезләнгән шәһәр

4. Казан ханлыгына нигез салу елы төгәл билгеләнмәгән: бер версия буенча 1438 ел, икенче версия буенча 1445 ел. Элеккеге кечкенә кенәзлек статусының күтәрелүе бу җиргә Алтын Урданың соңгы хакимнәренең берсе Олуг Мөхәммәд яки аның улы Мәхмүт килүе белән бәйле.

5. Казан ханлыгының мәйданы якынча 700 000 кв.км тәшкил итә. Ханлык көнбатышта – Сура, көнчыгышта – Идел елгалары бассейннарына, көньякта – Самара Дугасына, төньякта Чулман буе һәм Вятка җирләренә кадәрге территорияне үз эченә ала.

6. Казан ханлыгы биләмәсендә 700 дән артык торак пункт була, шулай ук берничә зур шәһәр: Арча, Тәтеш, Лаеш, Кашан, Болгар, Чаллы, Иске Казан, Алат һ.б. урнашкан.

7. Казан ханлыгының төп халкы Идел буеның төрки телле (татарлар, чуашлар һәм башкортларның ата-бабалары) һәм фин-угор (хәзерге мордваларның, мариларның, удмуртларның ата-бабалары) халыклары булган. Алар арасында әрмәннәрнең, русларның, Урта Азия сәүдәгәрләренең эре диаспоралары да булган.

8. Казан ханлыгында иң киң таралган тел (сөйләм һәм рәсми) төрки тел (Идел буе төрки теле формасында) була.

9. Казан ханлыгында дәүләт дине X гасырда ук расланган ислам дине була (Хәнәфи мәзһәбе).

10. Халыкның күп өлеше авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. Шәхси ирекле крестьяннарны «кешеләр», ә феодалга бәйлеләрне «коллар» дип атаганнар.

ЮГАРЫ ХАКИМИЯТ

11. Дәүләт башында хан торган. Аның хакимияте югары татар аксөякләре аристократия вәкилләреннән торган Дәүләт Советы белән чикләнгән булган. Анда хәлиткеч рольне Ширин, Аргын, Барын һәм Кыпчак идарәче ыруларыннан чыккан карачыбәкләр уйный.

12. Казан ханлыгы булган вакытта Казан тәхетендә, әгәр Олы Мөхәммәттән санауны башласак, 14 хан алмашынган. Кайбер ханнар тәхеткә 2-3 тапкыр утырганнар.

13. Аксөякләрнең иң югары катлавын Җүчи нәселе вәкилләре – угланнарсолтаннар, бәкләр, шул исәптән карачыбәкләр һәм әмирләр, аннары морзалар, чуралар – баһадурлар (батырлар) һәм казаклар тәшкил итә.

14. Идарә аппараты төрле дәрәҗәдәге чиновниклардан тора. Иң мөһимнәре финанслар, мөһерләр, ачкычлар, Хан сарае сакчылары булган.

15. Аталык – хан балаларын тәрбияләүче һәм имидәш – ханнарның һәм аларның балаларының сөт кардәшләре зур әһәмияткә ия булганнар; рус документлары бу терминнарны «дядька» һәм «мамич» итеп тапшыра.

16. Казан ханлыгының дин башлыгы булып сәед санала. Сәедләрнең хакимияте һәм йогынтысы дини эшләр кысаларыннан чыгып, Казан ханлыгының дәүләт сәясәте белән дә бәйле булган.

17. Сәед Колшәриф, шулай ук ул Шәриф Хаҗитархани, Мөхәммәд-Шәриф. Дәүләт һәм дин эшлеклесе, шагыйрь. Колшәриф чыгышы белән Әстерханнан (татар вариантында Хаҗитархан) шәһәреннән. Хөкүмәт әгъзасы, 1551 елда дипломатик миссия башлыгы. Ул 1552 елда Казанны саклап калырга тырышучыларның берсе була. Колшәриф Хан ныгытмасы өчен барган сугышта үз шәкертләре төркеме белән һәлак була.

18. Корылтай – формаль рәвештә гомуми халык җыены, анда аксөякләр, руханилар, хәрби катлам вәкилләре катнашкан. Дәүләттә иң мөһим эшләрне (ханны тәхеткә утырту, аны төшерү, сугыш игълан итү, солых төзү, идарә итүче династиянең никахлары һ.б.) корылтай  хәл иткән.

19. Тархан ярлыгы – идарәче тарафыннан феодалга (җир хуҗасына) бирелгән документ. Ул салымнардан, йөкләмәләрдән, җинаятьләр өчен җәзалардан азат итүне аңлата. Безнең көннәргә кадәр Татарстан Республикасы Милли музеенда Сәхибгәрәй ханның Тархан ярлыгы саклана.

20. Казан ханлыгында дәүләт мөһерләре булган. Сәхибгәрәй ханның 1523 елгы ярлыгында алсу төстәге, Казан ханы Ибраһимның 1479 елгы ярлыгында зәңгәр төстәге мөһер эзе күрсәтелгән. Ике мөһер дә квадрат формада.

ХӘРБИ ЭШ

21. Казан сугышчыларының якын сугыш кораллары урта гасырларның соңгы чорларындагы төрле хәрби чараларны үз эченә ала: кылычлар, сөңгеләр, сугыш балталары, булавалар, пычаклар

22. В XV–XVI вв. гасырларда татар кылычларының гадәттә очлары озынлыгы 0,9-1 м., шулай ук кылычларының киңлеге һәм кәкрелеге зур булган.  Кылычлар традицион рәвештә аксөякләр коралы, батырның рыцарьлык дәрәҗәсе билгесе булган.

23. Җәя һәм уклар XVI гасырда дистанцион сугышның иң киң таралган коралы булганнар. Казан ханлыгында укчылар сөяк детальләре булмаган катлаулы җәяләр белән коралланган. Яхшы укчы бер минут эчендә 10 ук җибәрә алган, аларның һәрберсе 50-100 м. ераклыкта атны үтергән яки калкан белән сакланган сугышчының күкрәген тишкән.

24. Казан ханлыгы гаскәрләре утлы корал кулланганнар: җиңел кул һәм авыр станок мылтыкларыннан алып җиңел картеч белән аткан һәм авыр кыр һәм ныгытма тупларына кадәр. Рус һәм Европа чыганакларында шәһәр диварларыннан атучы пищальләр һәм туплар турында мәгълүматлар сакланган

25. Казан ханлыгының үз зур елга флоты булган. Урта көймәләр бортында 30-50 кеше һәм берничә сугыш атын урнаша алган. Палубалы җилкәнле-ишкәкле көймәләрдә җиңел туплар һәм зур экипаж урнаштырылган. Казан көймәләре җирле верфларда төзелә, аларның иң танылгансы Бишбалта авылында (хәзерге Адмиралтейская бистәсендә) урнашкан булган.

26. Сугышта идарә итү һәм гаскәрләргә урынны билгеләү өчен татарларга байраклар хезмәт иткән.  Ханның төп флагы (туг, эләм) шулай ук дәүләт дәрәҗәсе символы була һәм гадәттә озын ягы белән агачка беркетелгән турыпочмак формасына ия була. XV-XVI гасырларда мондый байракларның төсе зәңгәр, яшел яки кызыл (яки бу төсләрнең комбинациясе) булган, алтын белән Коръән язулары яки арабеск бизәкләре чигелгән (кайвакыт аларда Джучидлар тамгасы да сурәтләнгән).

КИЕМ

27. XVI гасыр татар аксөякләренең киемнәре уң як каплау белән кафтандан, күн яки замшадан биек итекләрдән, кылыч яки пычак эленгән бәйрәм билбавынан торган. Киемнәр төрек яки фарси тукымалардан тегелгән. Кафтан өсте хәтфә белән капланган, алтын җеп чигүе һәм асылташлар, күбесенчә энҗе, белән бизәлгән.

28. Билбау ир-атның, шул исәптән ханның да, төп бизәге булган. Аны зур алтын җиз тәңкәләр белән, зур сайлап алынган асылташлар һәм энҗеләр белән бизәгәннәр.

29. Хатын-кыз костюмының нигезен парча яки ефәк тукымадан тегелгән озын киң җиңле туника формасындагы күлмәк тәшкил итә. Ул тасма һәм кәйтән белән бай бизәлгән. Күлмәк өстенә кыска җиңле яки постаудан яки хәтфәдән җиңсез кафтан кигәннәр. Киемне кыйммәтле металл һәм асылташлардан ясалган җиз тәңкәләр белән бизәлгән кыйммәтле билбау белән бәйләгәннәр. Башка кыйммәтле металллардан ясалган төймәләр белән капланган конус формасындагы биек башлык кигәннәр. Аяк киеменнән күн итек яки туфли, шулай ук итеккә киелә торган  тышкы итекләре һәм калошлар кигәннәр.

30. Хатын – кызлар киемендә бизәнү әйберләре – муенсалар, алкалар, беләзекләр, балдаклар, чулпы-чәчкаплар һәм күкрәк аша бәйләвечләр – хәситә зур роль уйный.

КАЗАН ШӘҺӘРЕ

31. XVI  гасыр уртасында Казан мәйданы 70 га тәшкил иткән һәм анда 20 мең тирәсендә кеше яшәгән.

32. Казан шәһәре Хан сарае (төп ныгытма), кирмән һәм ныгытылган бистәдән торган. Шәһәр  чигеннән тышта башка бистәләр урнашкан.

33. Кайбер тарихи мәгълүматлар XV гасыр ахырында Казан Кремленең Хан ишегалдын һәм аның ныгытмаларын төзүдә Италия осталарының катнашуы мөмкинлеге турында күрсәтә.

34. Казан посады XV гасыр уртасында ук дивар һәм чокырлар белән уратып алынган булган, алар яңартылганнар һәм үзгәртеп корылганнар. Ныгытмалар 3 м тирәнлектәге чокырдан һәм 15-20 м киңлектәге һәм 3-4 м биеклектәге өемнән торганнар, аның өстенә диварлар туфрак белән тутырылган имән буралар (6х7 м) рәвешендә куелган.

35. Ул вакыттагы Кирмәннең саклану корылмаларының күп өлеше агачтан эшләнгән булган, әмма стенаның кайбер өлешләре таштан төзелгән булган, мәсәлән бер таш манара.

36. Саклау өчен иң мөһим һәм куркыныч урыннарда диварларда манаралар торган. Аларның бер өлеше юл капкалары булганнар. Хан, Арча, Аталык капкалары билгеле.

37. Казанның планы урам-утар иде. Шәһәрдә һөнәрчеләрнең торак йортлары һәм остаханәләре булган: металлурглар, агач эшкәртүчеләр, таш кисүчеләр, күн кисүчеләр, чүлмәкчеләр, ювелирлар һәм корал ясаучылар.

38. Шәһәрләрнең төп төзелеш массасы хуҗалык корылмалары белән агач йортлардан тора. Җир өсте тораклары бер, ике, өч бүлмәле булганнар. Ишекнең уң яки сул ягында бурада җылытыла торган, сылап ябыштырган казанлы балчык мич, ишек каршында такталардан ясалган сәке урнашкан.

ХАН САРАЕ

39. Кирмәннең төньяк ягында таш дивар белән ныгытылган Казан ханларының резиденциясе урнашкан. Таштан ясалган Кабул итү сарае төп бина булып торган. Аның калдыклары хәзерге вакытта Губернатор сарае алдында музеефикацияләштерелгән. Бинаның ачыкланган зурлыгы 18х22 м. Янәшәдә Дәүләт Советы (Диван) биналары,  да урнашкан булгандыр, мөгәен. Здесь же, скорее всего, располагались здания или помещения Государственного совета (Дивана), милек саклау урыны, китапханә, архив, эшчеләр һәм чакчылар йортлары, кунак йорты, аш бүлмәләре, мунча, ат абзары, хан һөнәрчеләренең остаханәләре (бакыр кою, итек ясау, тегү, тимерчелек, зәркән, коралл ясау һ.б.).

40. Сөембикә манарасынның төньяк ягында 15х30 метрлы зурлыктагы бина калдыклары ачыкланган. Бина акташлы һәм кирпеч өлешләрдән торган. Мәккәгә таба юнәлеше, бу Хан мәчете калдыклары дип әйтергә мөмкинлек бирә. Бинаның бер өлеше Сөембикә манарасы астына китә.

41. Хан сарае комплексына Хан төрбәсе дә керә. Аның калдыклары хәзер Сөембикә манарасы янында урнашкан. Төрбә акташтан ясалган булган. Эчендә бай орнамент белән бизәлгән кабер ташлары урнаштырылган. Алар астында археологлар мөселманча күмелгән каберләр тапканнар.

42. Төрбәдә табылган калдыкларның антропология тикшеренүләре һәм  төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларның чагыштырмалы анализы монда Мәхмүд хан (1460 елларда үлгән) һәм аның оныгы Мөхәммәд-Әмин хан (1518 елда үлгән) җирләнгәнен билгеләде.

43. Казан тирәсендә Бәкләр һәм морзалар утарлары урнашкан булган. Аларның исемнәре шәһәр топонимикасында сакланган: Кул-Маметево (Кол-Мөхәммәд), Аметьево (Әхмәд) һ.б.

44. Урта Кабан күле янында Казан ханлары утарлары урнашкан булган, шулай ук ханбикә Сөембикә бакчалары да.

ИКЪТИСАД

45. Казан ханлыгында югары үсеш алган игенчелек булган. Сука белән сабан төп сөрү коралы булып торган. Сука белән җиңел күптән сөрелеп килгән җирләрне һәм яңа гына урманнан чистартылган җирләрдә эшләгәннәр.

46. Казан игенчелеләре арыш, бодай, арпа, тары, солы, борчак һәм башка культуралар утыртканнан.

47. Казан ханлыгы халкы актив рәвештә терлекчелек һәм йорт кошлары үстерү белән шәгыльләнгәннәр.

48. Казан ханлыгы экономикасының төп өлеше булып аучылык, балыкчылык һәм чолыкчылык (урман умартачылыгы) торган.

49. Казан халыгында күн продукциясе төрле әйберләргә бай: төрле формадагы һәм зурлыктагы балалар һәм зурлар аяк киемнәре, баш киемнәр, өс киемнәр, курткалар, толыплар, каешлар, букчалар, янчыклар, ат кирәк-яраклары, ук савытлары һ.б.

50. Казанда халыкара ярминкәләр эшләгәннәр, ел саен Казан су елгасының тамагындагы Кунак утравында үткәрелгән. Төрле илләрдә монда сәүдәгәрләр килгәннәр. Өске Чулман һәм Көньяк Урал белән актив рәвештә сәүдәгәрлек үсеш ала, шулай ук  Мәскәү дәүләте, Әстерхән, кырым, Бухара һәм Себер ханлыклары, Ногый Урдасы, Фарсы халыклар, Оттоман Төркия белән дә аралашалар.  

51. Казан ханлыгы чит илләргә мех, күн әйберләр, мал-туар, балык, ипи саткан, ә кире зиннәтле әйберләр, кыйммәтле кораллар, тукымалар, тәмләткечләр, мал-туар һ.б сатып алган.

52. Казан ханлыгына Мәскәү дәүләтеннән – тоз, җитен, Бохара һәм Фарсы илләреннән – йон, ефәк һәм киҗе-мамык тукымалар, зәркән әйберләр, китаплар, көнкүреш кирәк-яраклары, Кавказ арты илләреннән – җиләк-җимешләр, шәраб, корыч  китерелә.

АКЧА СИСТЕМАСЫ

53. Казан ханлыгында үз акчалары сугылганмы икәне билгеле түгел. Кулланышта Алтын Урда, Кырым, Әстерхән акчалары булган. Бүгенге көндә табылган хәзинәләр XVI гасыр башында рус акчалары күбәйгәнен раслыйлар, бу регионда Мәскәү дәүләтенең икътисад өстенлеге турында сөйли.

54. 1) 1878 елда –Новогород, Василий Васильевич Темный һәм Иван III акчалары белән хәзинә;  2) 1909 елда –Иван III һәм Ивана IV 284 рус акчалары белән хәзинә; 3) 1990-2000 елларда – 5 кладов с монетами  Ярославск һәм Можайск кенәзлекләре, Рязань, Тверь, Новгород, Псков, Мәскәү шәһәрләре  акчалары белән 5 хәзинә. Хәзинәләрнең 90% тирәсендәге акчалар Бөек Мәскәү кенәзләре Василий  II (Темный) Васильевич (1446–1462), Иван III (1462–1505) и Василий III (1505–1533) и Иванй IV (1533 – 1547) идарә иткән чорлардан сугылганнар.

Ф ӘН ҺӘМ МӘДӘНИЯТ

55. Безнең көнгә хәтле Мөхетдин әл-Хаҗи Атмаҗиның 1542 елда язылган «Мәҗмәгыл кавагыйдә гыйльме хисаб» («Арифметика фәне кагыйдәләре җыентыгы» сакланып калган. Өч өлештән торган җыентыкта тулы һәм вакланган саннарга, практик мисалларга аңлатма бирелә («таможня пошлиналарын җыю», «бутау», «йомырканы кәрҗиндә санау», «яллау турында», «мирас итеп калдырылган акчаны бүлү, яки аннан керем алу» һ.б.).  Кулъязма кечкенә «икенче өстәмә китап» белән тәмамлана. «Өстәмә»ләрдә егерме арифметик бурыч-табышмакларны чишү ысуллары бирелә. Аларның күбесе борынгы китапларда очрый. Биредә шахмат турында да искә алына.

56. Казан ханлыгы чорындагы татар әдәбияты төрле характердагы әсәрләр белән тәкъдим ителә: анда шигърият һәм проза, поэма һәм дастан, газәл һәм касыйд, сатира һәм юмор үрнәкләре бар. Татар ханлыклары укучылары арасында XVI йөздә Урта Азия шагыйре Мәҗлисинең  Сәйфелмөлекнең Сәхипҗамалга, төрки шагыйрь Сәйядинең Таһирның Зөһрәгә карата югары мәхәббәте турында романтик поэмалары киң тарала.

57. Казан ханлыгы сәеде Колшәриф әсәрләре Казан ханлыгының безнең көннәргә кадәр килеп җиткән әдәби мирасының бер өлеше. Ул 1550 елгы «Зафәрнамәи вилаяте Казан» (Казан вилаятенең җиңүе) тарихи әсәренең авторы.

Гаҗәйеб бер җай-гыйшрәттер җиһанда бу Казан шәһре.

Моның тик булмаган галәмдә, борадәр , әл-Аман шәһре.

Казан тик шәһри мәгъмүри бителмәс дөньяда һәргиз ,

Казандин аш эчәдерләр, ничаклы бу җиһан шәһре.

Бу бер милке ирдер калмыш абаз ган җид ханлардин.

Ирер бу йир һәмишә дөньяда хан бине хан шәһре.

Йирен-йортын сатып бирмәс атасының ясакыны,

Ничек килгән ушал мәлгунь, имәсдер бу Ибан шәһре.

Шәрифи, китмә бу йирдин, газа өмидегәр булса,

Бу көндин соң дигәйләр кем, будыр сахиб Казан шәһре.

( Җай – урын. Гыйшрәттер – күңелледер. Борадәр – туган. Әл-Аман – иминлек. Мәгъмүри – төзек. Бителмәс – тасвирланмас. Һәргиз – һичбервакыт. Абаз ган жид – тырышлыкларыннан. Һәмишә – һәрчак. Ушал – шушы. Имәсдер – түгелдер. Газа – изге. Сахиб – хуҗа)

58. Мөхәммәдъяр – Казан ханлыгы чорының соңгы шагыйрьләренең берсе. ханства. Мөхәммәдъярның безнең көннәргәчә сакланып калган ике поэмасы – «Төхфәи мәрдан» («Егетләр бүләге», 1539 – 1540), «Нуры содур» («Күңелләр нуры», 1542) һәм бер шигыре – «Нәсыйхәт» мәгълүм.


Кеше ялган сүз белә тапмас нәҗат,]

Тугры сүз берлә табар даим хәят

…Һәр ки тотты телене – котылды ул,

Телене тотмаган уш тотылды ул…

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽