12.08.2024
«Эрмитаж-Казан» үзәге һәм «VERUSCHKA» ювелир бренды «“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмә мотивлары буенча «Блеск в глаза. Иллюзии в серебре» коллаборациясен тәкъдим итә. Һәр эшләнмә – сәнгатьне тирән аңлауга нигезләнгән кул эше һәм эстетика.
Коллекциядә сәнгатьтә алдавычлар иҗат итүче осталарының идеяләрен һәм традицияләрен гәүдәләндерүче биш зәркән бизәнү әйбере һәм кабул итү чикләрен алга этәрүче заманча зәркән сәнгатенең яңа кыю концепцияләре тәкъдим ителгән.
Алар арасында: форма һәм авырлыкны кабул итүне сынап карый торган «Пустотел» йөзеге, бик юка кәгазьне хәтерләткән «кәгазь» муенса, икеләтә алдау механизмы булган йөзек. «Ювелир Флешкасы» кулонында барокко энҗесе һәм заманча технологияләр кушыла. «Живая муха» асылмасында борынгы осталар традициясендә искиткеч төгәллек белән бөҗәк имитацияләнә.
«Блеск в глаза. Иллюзии в серебре» – ул сәнгать дөньясы һәм зәркән осталыгы арасында үзенчәлекле диалог. Аның нәтиҗәсен 16 августтан «Эрмитаж-Казан» үзәгендә күргәзмәдә күрергә була.
*«VERUSCHKA» брендына Казанда Владимир һәм Римма Еремовлар нигез салган. Алар Россиядә моданы үзләре җитештергән эксклюзив бизәкләр ясап үзгәртә. Бренд зәркән сәнгатенең заманча укылышын үстерергә омтыла, төрле техникаларны берләштерә һәм хаклы рәвештә зәркән йорты булу өчен үз йөзен табарга тырыша.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля