«"Үз күзләреңә ышанма. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсе 27 октябрьгә кадәр озайтыла - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«”Үз күзләреңә ышанма. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсе 27 октябрьгә кадәр озайтыла

«Эрмитаж-Казан» үзәге Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсенең вакытын озайта. Казан халкы һәм кунаклары 2024 елның 27 октябренә кадәр уен зоналары, капшап карау мөмкинлеге булган, хуш исле һәм мультимедиа станцияләре белән интерактив күргәзмәдә дөнья музее шедеврларын күрә алачак.

Күргәзмәдә сәнгать алдавычлары, тамашачыга шулкадәр виртуоз бирелгән иллюзор сурәтләр тәкъдим ителгән ки, ул аларны чынбарлык дип кабул итә. Алдавычлар тамашачы кабул итүе белән уен алып бара: яссы предметлар күләмле, якын предметлар еракка әйләнә; иллюзия чынбарлыкка әверелә. Күргәзмәдә тамашачылар кызыклы сценарийларга эләгеп, алдавыч-предметларны чишүнең мавыктыргыч уенына чакырыла.

2024 елның 23 февраленнән күргәзмәне 85 меңнән артык кеше караган!

Һәр килүче күргәзмәгә килүнең үз форматын табачак:

  • Балалар төркеме белән төрле яшьтәге балалар өчен мәктәп программасы бар, ә 1 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр «Кем эзли, шул һәрвакыт таба» дигән мәктәп бәйрәме узачак.
  • Индивидуаль керү өчен экскурсиягә язылырга, аудиогид (рус, татар, инглиз телләрендә) яисә уен картасы белән балалар аудиогидын алырга мөмкин.
  • Ял көне программасына «Торт ашамагыз! » осталык дәресе белән интерактив экскурсиясе, гаилә уен программасы һәм җыелма экскурсия керә.

Киләчәктә күргәзмәдә тагын бер коллаборация, уен-квестны эшләтеп җибәрү, шулай ук төрле яшьтәге килүчеләр өчен махсус тәкъдимнәр планлаштырыла.

Билет бәясе: өлкәннәр – 350 ₽, ташламалы (студентлар, пенсия яшендәгеләр) – 250 ₽, 18 яшькә кадәрге балалар ата – аналары белән шәхси кергәндә – түләүсез.

Билетларны музей кассасында, онлайн һәм Пушкин картасы буенча сатып алырга мөмкин.

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат).

Күргәзмәнең рәсми бите

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽