17.11.2021
«Эрмитаж-Казан» үзәгеЯңа тәэсирләр һәм ачышлар алу өчен Күк асты дәүләте сәяхәтенә юл тотыгыз! Аждаһалар һәм феникслар сезне кытай сәнгатендәге бәхет, озын гомер, байлык һәм шатлык символлары белән таныштырачак. Бәхет китерүче оча торган ярканатларның серен ачыкларсыз, ни өчен карп карьера һәм имтиханнарда уңыш китергәнен белерсез, алтын тәңкә йоткан һәм бай булган бака турында легенда белән танышырсыз!
«Биш бәхет символы. Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан XVII-XX гасырларда Кытай сәнгатендә иминлек теләүләр» күргәзмәсендә балаларны һәм ата-аналарны уеннар һәм мавыктыргыч биремнәр көтә.
Килегез, белегез, ачыклагыз, җыегыз, иҗат итегез һәм бәхетле булыгыз!
Программада катнашу бәясе: 300 сум.
Программага алдан язылырга кирәк!
Телефоннар:
8(843)567 80 34;
8(843)567 80 32
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля