06.09.2023
«Манеж» күргәзмәләр залы«Фантастик Пластик» экологик күргәзмәсенең белем бирү программасы кысаларында Казан Кремленең «Манеж» күргәзмә залында «Россия дизайны үсеше тарихы» дигән лекция узачак. Очрашуда дизайнерларның ресурсларны һәм материалларны минималь күләмдә кулланып проектлар ничек эшләве турында сүз барачак. Шулай ук икенчел материаллар белән дизайн-проектлар аша табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт формалашу хакында да әңгәмә булачак.
Лектор – Мәскәү дизайн музее директоры һәм музейга нигез салучы, дизайнер, дизайн тарихчысы, Россия дизайнерлары белән интервьюлар җыентыгы авторы, совет дизайны турында мәкаләләр авторы, «Фантастик Пластик» күргәзмәсе кураторы Александра Санькова.
Кайчан: 12 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә
Кайда: Казан Кремленең “Манеж” күргәзмә залы
Керү түләүсез, сылтама буенча алдан теркәлү кирәк
Лекция «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында СИБУР компаниясе ярдәме белән үткәрелә.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля