2022 елның 14 мартында «Казан Кремле» музей-тыюлыгында экскурсоводларны аккредитацияләү башлана - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

2022 елның 14 мартында «Казан Кремле» музей-тыюлыгында экскурсоводларны аккредитацияләү башлана

02.03.2022

Исегезгә төшерәбез, «Экскурсия хезмәте күрсәтү кагыйдәләре»нең 1.5 пункты, шулай ук төзелгән килешүләр нигезендә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җирлегендә аккредитацияләнгән экскурсоводлар гына эшләргә хокуклы.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында кабаттан аккредитация узу өчен экскурсовод экскурсия бүлегенә түбәндәге документларны тәкъдим итә:

  • гариза
  • килешү (2 нөсхәдә)

III категорияле экскурсоводлар кабат аккредитация узу өчен «Казан Кремле» музей-тыюлыгында кимендә 30 экскурсия үткәргән булырга тиеш.

Санап үтелгән барлык документлар экскурсовод тарафыннан экскурсия бүлегендә (Туганнар корпусы, 1 кабинет) тутырыла.

Әгәр экскурсовод төп документларын (паспорт, ИНН, иминият таныклыгын) алыштырса, комиссиягә аларның күчермәләрен тапшырырга тиеш.

Документлар тапшырганнан соң өч көн эчендә һәр экскурсовод аккредитация өчен түләргә исәп кәгазе алачак. Түләүне раслаучы документ күчермәсен экскурсия бүлегенә тапшырырга яки түбәндәге электрон почтага җибәрергә мөмкин: ak.kreml@mail.ru

1 елга аккредитация бәясе:

  • III категория – 2500 ₽
  • II категория – 1500 ₽
  • I категория – 1000 ₽

Игътибар!

Документлар 2022 елның 14 мартыннан 25 мартына кадәр кабул ителә.
Өстәмә мәгълүматны +7 (843) 567-81-42 телефоны буенча алырга мөмкин.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽