13.09.2024
Гавами урыннар ишегалдында Әлмәтнең «Легкие крылья»урам театры «Этно» тамашасы белән чыгыш ясаячак. Спектакль 15 сентябрьдә Казан Кремлендә Пушкин картасына багышланган көнне тәмамлауның якты тамчысы булачак. Бу көнне 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге Пушкин картасын тотучыларны музей-тыюлыкның музейларында һәм күргәзмә залларында махсус чаралар программасы көтә.
«Этно» – уникаль спектакль, анда урам граффитилары мәгарә рәсемнәренә әверелә, геройлар рухлар дөньясы буйлап сәяхәт итә, ә тере вокал мәйдан уенын үзенчәлекле энергия белән тулыландыра.
Шәхси тарихларын сөйләгәндә, төрле милләт актерлары үз этносының табигате турында уйланулары театраль тамашаның бер мифологик картинасын хасил итә, анда төрле халыкларның мәдәниятләре гаҗәеп, күңелле һәм җитди рәвештә үрелеп бара.
Кайчан: 15 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә
Кайда: Гавами урыннар ишегалды
Керү ирекле
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля