14.11.2023
Гавами бинасының күргәзмә залларыКино тәнкыйтьчесе Әдилә Хәйбуллина белән очрашулар циклы дәвам итә. 17 ноябрьдә Гавами урыннары күргәзмә залларында режиссер Павел Чухрайның “Русская игра” фильмы турында сүз барачак.
Фильм Н.В. Гогольнең «Уенчылар» комедиясен яңача интерпретацияли. Төп герой – картаны хәйләләп уйнаучы итальян Лукино Форца – үлгән хатынының туган ягына, Россиягә, зур акча отып, кире үз иленә кайтып бурычларын түләргә килә. Аның моңа бер атна вакыты бар.
Кичә программасына шулай ук фильм башланганчы 30 минут алдан «Иллюзия осталары» күргәзмәсе белән танышу экскурсиясе керә. Күргәзмәдә сез «Русская игра» фильмы геройларының берсе Степан Утешительный образының костюм, тукыма һәм фактура ярдәмендә ничек барлыкка килүен белә аласыз.
Спикер: Әдилә Хәйбуллина – кино тәнкыйтьчесе, кино белгече, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан театр училищесында «Кино тарихы» фәненең югары категорияле укытучысы, Россиянең төрле мәйданчыкларында «кино сәнгате» юнәлеше буенча лекор, халыкара кинофестивальләр жюри әгъзасы һәм эксперты.
Кайчан: 17 ноябрь, 18:00
Кайда: Гавами урыннары, 1 подъезд, 2 кат
Бәясе: 300 сум
Билетны сылтама буенча сатып алырга мөмкин
Киләсе кино очрашуы 8 декабрьдә узачак, анда «Русский бунт» фильмы турында фикер алышу булачак
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля