11.09.2024
Туп сарае музееТуп сарае музеенда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы коллекциясеннән Корал ясаучылар көненә багышланган әйберләрне күрсәтү булачак. 19 сентябрьдә чарада катнашучылар өчен корал фонды пәрдәсе ачыла.
Очрашуда музей предметлары мисалында ату коралының эволюциясе турында сөйләячәкләр. Тыңлаучылар капсюльнең нәрсә икәнен, бәрмә-кремнийлы механизмының ничек эшләвен, штуцер һәм мылтыкның нәрсә белән аерылуын беләчәк.
Күрсәтүне интерактив өлеш тулыландырачак, аның кысаларында катнашучылар туры мәгънәдә Җиңү коралына кагыла ала. Кунакларга легендар Мосин винтовкасының, Шпагин пистолет-пулеметының һәм Судаев пистолет-пулеметының тарихын белү генә түгел, ә шулай ук истәлекле фотосурәтләр ясау мөмкинлеге дә булачак.
Кайчан: 19 сентябрь 14:00
Кайда: Казан Кремле, Туп сарае музее
Элемтәләр: +7 (843) 567-81-60, muzey.pushka@kazan-kremlin.ru
Бәясе: керү билеты буенча
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля