15.10.2024
БРИКС саммиты көннәрендә Казан Кремле чараларны уздыруның төп мәйданчыкларының берсе булачак. Шуңа бәйле рәвештә 2024 елның 21 октябреннән 24 октябренә кадәр махсус куркынычсызлык режимы кертеләчәк һәм музей-тыюлык җирлегнә керү чикләнәчәк.
Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе урынбасары – Республика Рәисе эксперт департаменты башлыгы Игорь Савельев аңлатканча, 21 октябрьдән Кремль җирлегенә аккредитация бейджлары буенча гына эләгергә мөмкин булачак. Моңа кадәр бернинди чикләүләр дә планлаштырылмый.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля