23.01.2025
Туп сарае музееТуп сарае музеенда «Кызыл Армия орденнары һәм медальләре» темасына лекция-күрсәтү узачак. Очрашуда Совет бүләкләре системасының барлыкка килү, үсеш тарихы турында сөйләячәкләр һәм аларның иң танылганнарының муляжлары күрсәтеләчәк.
Тыңлаучылар – орден медальдән нәрсә белән аерыла? СССРда иң югары бүләк нинди булган? нәрсә ул «статут»? һәм башка сорауларга җавап табачак. Лекция тәмамлангач, катнашучылар бүләкләр белән якыннан таныша һәм шулай ук истәлекле фотолар ясый алачак.
Кайчан: 26 гыйнварда 12:00 сәгатьтә
Кайда: Казан Кремле, Туп сарае музее
Музейга керү өчен билет бәясе: олылар – 200 ₽, пенсия яшендәгеләр, студентлар – 100 ₽
Пушкин картасы буенча билет алырга мөмкин
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля