23.04.2024
Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалды җәйге сезонны ача. 28 апрельдә аның биләмәсендә кафе һәм ресторан террасалары ачылачак, шулай ук Казанның Just Brass музыкаль төркеме чыгышы узачак.
Just Brass биг-бэнд жанрында Музыка һәм тынлы уен кораллары белән бәйле башка стильләр башкара. Аларның репертуарында популяр җырлар да, классика, джаз һәм башка стильләр бар.
Кайчан: 28 апрельдә 13:00 һәм 16:00 сәгатьтә (чыгышлар башлану вакыты)
Кайда: Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалды
Керү ирекле
Казан Кремленең 2024 елгы җәйге программасы казанлылар һәм башкала кунаклары өчен кызыклы, танып белү һәм күңел ачу чаралары әзерли. Гавами урыннары ишегалдында театр спектакльләрен һәм кино күрсәтүләрне күрергә, концертларга, ярминкәләргә һәм күргәзмәләргә барырга, осталык дәресләрендә катнашырга, лекцияләр тыңларга, шулай ук башка актив чараларда катнашырга мөмкин булачак.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля