26.08.2024
2024 елның 30 августында, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, музейлар һәм күргәзмә заллары гадәти режимда эшләячәк.
«Эрмитаж-Казан» үзәге, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Татарстанның табигыять тарих музее, Туп сарае музее, Благовещение соборы тарихы музее, Спас манарасы музее, «Манеж» күргәзмә залы, шулай ук Гавами урыннары күргәзмә заллары тамашачылар өчен 11:00-20:00 ачык.
Ислам мәдәнияте музее 9:00-19:30 кадәр эшли.
Кассалар музейның эше вакыты тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля