30.05.2023
2023 елның 31 маенда 19:00 сәгатьтә Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында «Орнамент милли киемнең көзгесе» дип аталган темага лекция узачак. Бу инде «Казан Кремле» музей – тыюлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университетының уртак проекты «Фәнни мохит» циклыннан икенче лекция.
Йөзләрчә еллар дәвамында безнең ата-бабаларыбызның тирә-юнь дөньясы, аның төзелеше һәм анда кешенең тоткан урыны турында образлы күзаллаулар формалаша. Үткән буын тәҗрибәсе форманы күрү, төсне һәм ритмны кабул итүнең этник үзенчәлекләрендә чагыла, орнамент, костюм, халык осталарының сынлы сәнгатендә ачыла.
Лекторлар:
Кайчан: 2023 елның 31 маенда 19:00 сәгатьтә
Кайда: «Казан Кремл» музей-тыюлыгының Гавами урыннары ишегалды, буа янындагы амфитеатр
Лекциягә керү ирекле
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля