31.10.2024
Хөрмәтле тамашачылар!
2024 елның 4 һәм 6 ноябрендә Казан Кремленең музейлары һәм күргәзмә заллары гадәти режимда эшләячәк.
Татарстанның табигыять тарихы музее, Туп сарае музее, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Благовещение соборы тарихы музее, Спас манарасы музее, Гавами урыннар бинасындагы күргәзмә заллары һәм «Манеж» күргәзмә залы эш графигы 10:00-18:00 кадәр.
Ислам мәдәнияте музее 9:00-19:30 кадәр.
Кассалар музейлар һәм күргәзмә залларының эш сәгате бетәргә 30 минут кала алдан ябыла.
Исегезгә төшерәбез, 4 ноябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы ел саен уздырыла торган «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясенә кушылачак. Бу көнне 18:30-23:00 кадәр музейларда һәм күргәзмә залларында тематик экскурсияләр, театральләштерелгән программалар, осталык дәресләре, акцияләр һәм квестлар узачак.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля