02.01.2024
2024 елның 6 гыйнварында Казан Кремле һәм Яңа ел Кремль ярминкәсе кунакларын Гавами урыннары ишегалдында музыкаль кичә көтә. Концерт 19: 00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм программасында «Оммаж», Ilgiz һәм Malsi Music, АлияНур төркемнәре чыгышлары. Кичәне алып баручы блогер һәм стендап-комик Ләйлә Лерон.
Концертта катнашалар:
ОММАЖ
Синти-поп романтикасы татар телендәге текстлар белән бергә «ОММАЖ» төркеменең визит карточкасы. Заманча шигърият һәм аһәңле яңгырашның үрелеше көтмәгәндә тыңлаучыны берничә дистә ел элек дискотека һәм Британия инди-поп атмосферасына күчерә. «Әгәр өчпочмак ашаса һәм әйрән эчсә The Weeknd шулай яңгырар иде», – ди төркемнең яңа пластинкасы хакында «Родной звук» блогы.
Ilgiz и Malsi Music
Чаллыда туган Илгиз Шәйхразиев татар дискотекаларыннан Нью-Йорктагы Карнеги-холл сәхнәсенә кадәр озын юл үтте һәм шул ук вакытта һәрвакыт үз стиленә тугры калды: игелекле, якты җырлары булган шат күңелле кызыл сакаллы. Yummy Music лейблы буенча хезмәттәшләре белән бергә ул татар поп-музыкасын яздыра һәм башкара.
АлияНур
Алия блогер, ике телдә җырлар авторы-җырлаучы, хип-хоп, R&B һәм үз иҗат иткән поп-музыка башкара. Бөтенроссия блогерлар җәмгыяте «Инсайт кешеләр» резиденты. Үзенең иҗади юлын ул якты бию хитларыннан башлый һәм күпкырлы инди-артист буларак үсеш ала.
Концерт кунаклары Яңа ел Кремль ярминкәсендә һәм «Миф –чынбарлык» күргәзмәсендә була ала. Ул 15 гыйнварга кадәр Гавами урыннары ишегалдында уза. Яңа Ел кәефе – Казан Кремлендә!
Кайчан: 2024 елның 6 гыйнварында 19:00 сәгатьтә
Кайда: Гавами урыннары ишегалды, Консистор манарасы янындагы сәхнә. Керү ирекле.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля