Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Ак Барс» квесты узачак. Чара 1992 елның 7 февралендә расланган Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көненә багышлана.
Квестта катнашучылар түбәндәге сорауларга җаваплар беләчәкләр: Ничек Барс Азия тауларыннан Европа урман-даласында барлыкка килеп, Татарстан Республикасы гербына урнашкан? «Барслар иле халыклары» кайда яшәгән? Узган гасырларда татарлар тагын нинди символлар кулланган?
Кайчан: 7 февральдә 12:00-19:0 гә кадәр
Кайда: Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее (Сөембикә манарасы белән янәшә), төп экспозиция (2 кат). Музей кассасы 1 катта.
Бәясе: 250 ₽ (керү билеты буенча)
Тулырак мәгълүмат +7 (843) 567-80-24 телефоны буенча.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля