29.08.2024
Гавами бинасыГавами урыннар күргәзмә залларында «Авангард. XX гасырга арбада» күргәзмәсе буенча проект кураторы Анна Шакинадан экскурсия була. Бу күргәзмә белән танышу, рәсем сәнгате өлкәсендәге белемнәрне киңәйтү, XIX-XX гасырлар чигендәге сәнгатьнең новаторлык юнәлешенә үтеп керү өчен уникаль мөмкинлек.
Күргәзмәдә иртә совет сәнгатенең күренекле вәкилләренең ике йөздән артык әсәрен күрергә мөмкин. Бу Николай Фешин, Василий Кандинский, Александр Родченко, Варвара Степанова, Иван Клюн, Ольга Розанова, Георгий Лазарев һәм башка осталарның эшләре. Картиналар Киров өлкәсе музейлары тупланмаларыннан – Нократ сәнгать музее, Яран туган якны өйрәнү музее, Бистә туган якны өйрәнү музее, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм шәхси тупланмалардан тәкъдим ителгән.
Гавами урыннарындагы экспозиция өч бүлектән тора, чөнки күргәзмәләрдә авангардистлардан тыш тагын рәссам-реалистлар һәм абстракционистлар да катнаша. Өч бүлек һәрбер рәсем методының төп стилистик үзенчәлекләрен чагылдыра.
Кайчан: 7 сентябрь 11:30
Кайда: Гавами урыннары күргәзмә заллары, 2 подъезд, 2 кат
Катнашу бәясе: өлкәннәр – 450₽, пенсия яшендәгеләр һәм студентлар -350₽, мәктәп укучылары – 250 ₽
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля