13.03.2024
2024 елның 17-19 апрелендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Мирас һәм туризм: үзара хезмәттәшлек һәм үсеш юллары» XIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чара Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә бәйле, тарихи-мәдәни мирасны саклау, популярлаштыру һәм презентацияләү мәсьәләләренә багышланган.
2024 елда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы үзенең 30-еллыгын билгеләп үтә. Бу истәлекле юбилей безгә мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыруның мөһимлеген, шулай ук тарихи урыннар белән идарә итүдә даими үсеш юлларын һәм яңа алымнарын эзләү кирәклеген искә төшерә.
Моннан тыш, 2024 елда Россия Федерациясенең мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү мәсьәләләрен өйрәнү буенча Халыкара үзәктә (ИККРОМ) «Казан Кремле» музей-тыюлыгының әгъзалыгы яңартылуга 10 ел тула.
Конференциядә музей эшендә актуаль мәсьәләләр һәм тенденцияләр турында фикер алышу, тәҗрибә һәм идеяләр алмашу, шулай ук һөнәри элемтәләрне ныгыту планлаштырыла.
Конференциянең тематикасы:
Конференция кысаларында планлаштырылган чаралар:
Конференция нәтиҗәләре буенча электрон җыентык әзерләнәчәк һәм алар РИНЦ системасына кертеләчәк.
Конференциядә катнашу шартлары:
Өстәмә мәгълүмат өчен һәм сораулар буенча фәнни-методик эш бүлегенә +7 (843) 567-80-29 номерына шалтыратырга, яки nauka.kreml@mail.ru электрон тартмасына хат юлларга мөмкин.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля