11.10.2024
Гавами бинасы«Авангард. XXI гасыр арбасында» иртә совет сәнгате әсәрләре белән танышуның яңа форматы барлыкка килде. Гавами урыннар күргәзмә залларында килүчеләр өчен экспозиция буенча кураторлык видео экскурсияләре әзерләнде.
Күргәзмә проекты кураторлары-Васнецовлар исемендәге Нократ музее директоры Анна Шакина һәм «Галеев-галерея» сәнгать галереясе хуҗасы Илдар Галеев күргәзмә экспонатлары, Николай Фешин, Василий Кандинский, Иван Клюн, Надежда Удальцова, Николай Синезубов, Константин Чеботарев кебек осталарның эшләре турында сөйли.
Күргәзмәнең эш режимы: дүшәмбе – ял көне, сишәмбе-пәнҗешәмбе – 10:00-18:00, җомга – 11:00-20:00, шимбә-якшәмбе – 10:00-18: 00
Адрес: Гавами урыннар күргәзмә заллары, 2 подъезд, 2 кат
Элемтә өчен: +7 (843) 567-81-76, vistavka@kazan-kremlin.ru
Күргәзмә 2025 елның 12 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля