«Авангард. XXI гасырга арбада» күргәзмәсе реставрацияләнгән ике картина белән тулыланды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Авангард. XXI гасырга арбада» күргәзмәсе реставрацияләнгән ике картина белән тулыланды

8 сентябрьдән тамашачылар Казан Кремленең Гавами урыннары күргәзмә залында узучы «Авангард. XXI гасырга арбада» күргәзмәсе өчен махсус реставрацияләнгән ике яңа картинаны күрә ала. Болар Георгий Лазаревның «Натюрморт» (1919 ел) һәм Леонид Плетневның «Три дамы» (1919 ел) эшләре. Алар Яран туган якны өйрәнү музеенда йөз елдан артык сакланган һәм 2023 елның маенда кураторлык төркеменең музейга сәфәре барышында табылган.

Реставрациянең иганәчесе Shiphra зәркән йорты. Алар планетаның киләчәген кайгыртып лаборатор шартларда үстерелгән бриллиантлар, зөбәрҗәтләр, зәңгәр һәм кызыл якутлардан ясалган High Jewelry бизәнү әйберләре җитештерүдә махсуслаша.

Картиналарны тәкъдир иткәндә «Сколково» идарә мәктәбенең стратегик коммуникацияләр һәм социаль җаваплылык буенча директоры Ксения Трифонова болай дип белдерде: «Без «Рус авангарды энциклопедиясе» проектындагы хезмәттәшләребез белән танышкач, мин, әлбәттә, бу картиналарны реставрацияләү идеясенә җавап бирдем. Безнең мәктәпне тәмамлаучылар арасыннан иганәче табылды. Аның тырышлыгы белән бу картиналар бүген залда. Безнең чыгарылыш укучыларыбызның бизнес-проектларны уңышлы гына эшләп калмыйча, социаль мөһим һәм мәдәни инициативаларга да игътибар бирүләре безнең өчен бик күңелле һәм шатлыклы. Бу безнең хезмәттәшлекнең башы һәм без тагын бик күп уртак проектлар эшләячәкбез дип ышанасы килә».

«Рус авангарды энциклопедиясе» мәдәни проекты директоры Юлия Каптановская: «Реставрация эшләре Мәскәүдә барды һәм нибары өч ай вакыт эчендә тәмамландв. Картиналарны 20 елдан артык музей реставрациясе тәҗрибәсе булган 2 нче категорияле рәссам-реставратор Алексей Кинчев торгызды. Төп эшләр – грунтны ныгыту, югалган буяу катламын тулыландыру, рам астын алыштыру, окладка ясау», өстәде

Реставрацияләнгән картиналар һәм авторлар турында Нократ сәнгать музее директоры, рус авангардын тикшерүче, Нократта Василий Кандинский эшләрен беренче булып ачучы, күргәзмә кураторы Анна Шакина җентекләбрәк сөйләде: «Шунысы кызык, реставрациядән чыккан эшләр әлеге авторларның башка әсәрләре белән янәшә тора. Шул рәвешле без бу кызыклы рәссамнарның иҗатын күз алдына китерә алабыз. Шуларның берсе – Леонид Плетнев һәм аның «Три дамы» әсәре. Оста натурадан язмый, ә сюжет уйлап таба, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итә. Кызыклы төсләр гаммасы, алар арасындагы яшел, зәңгәр, сары-кызгылт сары төсмерләр бу эшкә бәйрәм кәефен кертә. Икенче картина – Георгий Лазаревның «Натюрморт» әсәре. Бу эштә оста форманы, күләмне тапшыра белүен күрсәтә. Күрәсезме, бу натюрмортта нинди кызыклы төсләр гаммасы. Әлбәттә, бу рәссам бик ачык индивидуалист».

Күргәзмәнең эш вакыты: дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 10:00-18:00, җомга – 11:00-20:00, шимбә-якшәмбе – 10:00-18: 00

Адрес: Гавами урыннары күргәзмә заллары, 2 подъезд, 2 кат

Элемтәләр: +7 (843) 567-81-76vistavka@kazan-kremlin.ru

Күргәзмә 2025 елның 12 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽