23.01.2024
Хөрмәтле кунаклар!
2024 елның 22 февраленә кадәр «Эрмитаж-Казан» үзәге реэкспозициягә ябык булуын искә алуыгызны сорыйбыз. Әлеге чорга кадәр Казан Кремленең бердәм билетына «Эрмитаж-Казан» үзәге кертелми.
Исегезгә төшерәбез, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә 2024 елның 21 гыйнварында «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе үз эшен тәмамлады. 2024 елның 22 февралендә «Үз күзләреңә ышанма». Сәнгатьтә иллюзияләр» яңа күргәзмә эшли башлаячак.
Хәзерге вакытта бердәм билет буенча түбәндәге музейларны һәм күргәзмә залларын карарга мөмкин: Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Татарстанның табигый тарихы музее, Ислам мәдәнияте музее, Туп утары музее, Благовещение соборы тарихы музее, «Манеж» күргәзмә залы, Гавами урыннары күргәзмә заллары.
*Бердәм билет өч көн дәвамында Казан Кремленең музейларына һәм күргәзмә залларына бару хокукын бирә.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля