22.01.2025
Благовещение соборы тарихы музееБлаговещение соборының тарихы музеенда «Аю һәм Мәрсин балыгы» дип исемләнгән яңа күргәзмәдә каллиграфиянең заманча интерпретациясенә багышланган сәнгать эшләре тәкъдим ителә. Тамашачылар хәрефләр ярдәмендә текстлар гына түгел, ә картиналар – пейзажлар, хайваннар дөньясы һәм хәтта архитектура рәсеме дә язарга мөмкин икәнен күрәчәк.
Күргәзмәнең ачылыш тантанасында, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры урынбасары Жанна Ушакова: «Музей-тыюлыкның туган көнендә без 2025 елның беренче күргәзмәсен ачабыз. Бу гадәти булмаган күргәзмә һәм ул каллиграфиягә багышлана. Бу күргәзмәнең үзенчәлеге – ул төрле рәссамнарның эшләреннән тора. Без аларның төрлечә күрсәк тә, ләкин ниндидер уртаклык таба алачакбыз. Бу авторлар барысы да бер искиткеч оста Владислав Барановның укучылары».
Казан рәссам-каллиграфы, Россия Рәссамнары иҗат берлеге әгъзасы, күргәзмә авторларының педагогы Владислав Баранов: «Каллиграфия – катлаулы сәнгать һәм күп көч таләп итә. Ул кешегә шулкадәр тәэсир итә ки, кеше эчендә яшерелгән бөтен нәрсәне ача. Каллиграфия – акыл өчен яхшы гимнастика гына түгел, ул күңелгә дә кагыла», – дип өстәде.
Һөнәрчелек һәм халык мәдәнияте мәктәбе директоры Олеся Еремина: «Монда безнең укучылар, профессиональ булмаган рәссамнар эше. Бу шөгыль ярдәмендә олы кешенең укучы юлына басуы, яңадан укучы булу, хаталар ясау һәм кабул итү, аларны үзеңә һәм башкаларга кичерү минем өчен зур әһәмияткә ия», – дип бүлеште үзенең хис-кичерешләре белән.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән картиналар – төрле. Язулары буенча төрле: кириллик һәм латин шрифтларын очратырга мөмкин. Ясау методлары буенча төрле: язу өчен классик «каләм-кәгазь» тезмәсеннән алып гадәти булмаган «канва-җеп» тезмәсенә кадәр. Географик яктан төрле: авторлар Россиянең төрле төбәкләрендә генә түгел, ә чит илләрдә – Норвегия һәм Франциядә дә яши.
Күргәзмә 2025 елның 2 мартына кадәр дәвам итәчәк.
Эш режимы: дүшәмбе-ял көне, сишәмбе-пәнҗешәмбе – 10:00-18:00, җомга – 11:00-20:00, шимбә-якшәмбе – 10: 00-18: 00
Адрес: Казан Кремле, Благовещение соборы, Благовещение соборы тарихы музее
Элемтә ысуллары: +7 (843) 567-81-64, muzey.blago@kazan-kremlin.ru
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля