Благовещение соборының тарих музеенда «Башта...» заманча православие сәнгате күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Благовещение соборының тарих музеенда «Башта…» заманча православие сәнгате күргәзмәсе ачылды

Благовещение соборы тарихы музее «Башта… » яңа күргәзмәсен тәкъдим итә. Ул тамашачыларны заманча православие сәнгате белән таныштыра. Экспозициядә рәссам Ләйлә Фәизованың христиан тематикасына төрле техникада башкарылган 15 эше бар: акрил рәсем сәнгате, коллаграфия һәм ксилография.

Проект кураторларының нияте эшләрне рәсем сәнгате стильләре буенча гына түгел, ә тематикасы буенча да бүлү. Экспозиция өч өлештән тора, алар православие тәгълиматы формалашу этапларын символлаштыра. Беренчесе – Чыганак – Иске васыять тарихын чагылдыра. Икенче өлеше – Туу – Яңа васыять тарихы Раштуадан башлана. Өченчесе, төгәлләүче –Шушы мизгелдә – төп православие образларының заманча вариантларын күрсәтә.

Күргәзмәне ачканда Казан Кремленең Благовещение соборы ачкыччысы иерей Виктор Бельских болай диде: «Кеше үзе яраткан һәм аңа шатлык китерә торган эш белән шөгыльләнгәндә, башка кешеләр дә үзләре өчен рухи файда алырга һәм мәңгелек турында уйланырга мөмкин. Теләсә кайсы тамашачыны, аның күңеленә һәм йөрәгенә мөрәҗәгать итеп, мөһим нәрсәләр турында уйланырга, үзебезгә ничек бәхетле булырга һәм безне чолгап алган кешеләрне ничек бәхетле итәргә мәҗбүр итә ала торган заманча күргәзмәләрнең булу яхшы».

Сәнгать белгече, «После икона» проекты кураторы Вера Алина болай дип билгеләп үтте: «Ләйләнең бик кызыклы, аллегорияләргә бай иҗаты бар, ул Инҗилгә дә, православиенең җирле тарихына да сылтама ясый. Авторның эшчәнлек спектры киң: ул – рәссам да, рәссам-график та, иконалар язучы да. Ләйлә үзенең эшләре белән башка кешеләрне дә иҗатка рухландыра».

Күргәзмә авторы Ләйлә Фәизова: «Шәхси күргәзмәмнең ачылуы һәм берничә ел эшләгән эшләремнең күрсәтелүе миңа бик ошый. Музей җитәкчелегенә һәм проект кураторларына проектны оештырганнары һәм концептуаль бизәгәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Минем күп кенә эшләремдә каллиграфия техникасы өстенлек итә, чөнки ул тиражлы түгел, ә эксперименталь. Биредә төрле материалларны кулланырга һәм аларны бер эштә берләштерергә мөмкин», – диде.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры урынбасары Жанна Ушакова болай дип өстәде: «Казан халкы һәм кунаклары православие рәсем сәнгате жанрындагы рәссамнарның иҗаты белән таныша алырлык әлеге проектны тормышка ашыра алуыма мин бик шат. Күргәзмәнең уникальлеге шунда ки, ул гамәлдәге гыйбадәтханә бинасында урнашкан музей киңлегендә җәелдерелгән».

Ләйлә Фәизова иҗаты белән 2024 елның 10 ноябренә кадәр танышырга мөмкин.

Эш режимы: сишәмбе-пәнҗешәмбе – 10:00-18:00, җомга – 11:00-20:00, шимбә-якшәмбе – 10:00-18: 00

Элемтәләр өчен: Благовещение соборы, Благовещение соборы тарихы музее, тел.: +7 (843) 567-81-64, muzey.blago@kazan-kremlin.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽