Борынгы кулъязмалар һәм Казан басмалары белән Ислам мәдәнияте музееның яңа күргәзмәсендә танышып булчак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Борынгы кулъязмалар һәм Казан басмалары белән Ислам мәдәнияте музееның яңа күргәзмәсендә танышып булчак

Ислам мәдәнияте музеенда «Казан Кремле» музей-тыюлыгының 30 еллыгына багышланган «Татар китап мәдәнияте» күргәзмәсе ачылды. Проект коллекциянең татар китап мәдәниятен чагылдырган кызыклы предметлары белән таныштыра һәм туплауның өч дистә еллыгына йомгак ясый.

Беренче мәртәбә XIV-XIX гасыр кулъязмалары, Коръәннең Казан басмалары, XVIII – XX гасыр башы татар дин әһелләре һәм мәгърифәтчеләренең әсәрләре, уку әдәбияты, ХХ гасыр башы вакытлы матбугаты, әдәби әсәрләрнең татар теленә тәрҗемәләре күрсәтелә.

Экспозициянең борынгы кулъязмалары арасында әл-Бохариның 1384 елгы «Әл Җәмигъ әс-сәхих»е аеруча кыйммәтле. Бу хәдисләр, Мөхәммәд пәйгамбәрнең әйткән сүзләре җыентыгы моннан 640 ел элек Бохарада күчереп язылган һәм татар дин эшлеклесе, тарихчы, мәгърифәтче Ш.Мәрҗани китапханәсеннән алынган.

Казан Коръәннәренең сирәк басмалары татар фикер ияләре һәм педагоглары (Г. Утыз-Имәни, Р. Фәхретдинов, К. Насыйри, М. Бигиев) әсәрләре белән тулыландырыла, ә татар поэзиясе һәм драматургиясе классиклары (Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан) әсәрләре Л. Н. Толстой, Д. Дефо, А.С. Пушкин әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләре һәм XIX-XX гасырлар чигендәге татар вакытлы матбугаты белән янәшә тора.

Сирәк басмалар һәм коллекция тарихы белән 4 октябрьгә кадәр танышырга мөмкин.

Эш режимы: дүшәмбе – якшәмбе 9:00-19:30. Җомга көнне тәнәфес 11:30-13:15 кадәр.

Элемтә ысулы: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Кол Шәриф мәчете, Ислам мәдәнияте музее, +7 (843) 567-81-52

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽