26.07.2024
Ислам мәдәнияте музееИслам мәдәнияте музеенда «Казан Кремле» музей-тыюлыгының 30 еллыгына багышланган «Татар китап мәдәнияте» күргәзмәсе ачылды. Проект коллекциянең татар китап мәдәниятен чагылдырган кызыклы предметлары белән таныштыра һәм туплауның өч дистә еллыгына йомгак ясый.
Беренче мәртәбә XIV-XIX гасыр кулъязмалары, Коръәннең Казан басмалары, XVIII – XX гасыр башы татар дин әһелләре һәм мәгърифәтчеләренең әсәрләре, уку әдәбияты, ХХ гасыр башы вакытлы матбугаты, әдәби әсәрләрнең татар теленә тәрҗемәләре күрсәтелә.
Экспозициянең борынгы кулъязмалары арасында әл-Бохариның 1384 елгы «Әл Җәмигъ әс-сәхих»е аеруча кыйммәтле. Бу хәдисләр, Мөхәммәд пәйгамбәрнең әйткән сүзләре җыентыгы моннан 640 ел элек Бохарада күчереп язылган һәм татар дин эшлеклесе, тарихчы, мәгърифәтче Ш.Мәрҗани китапханәсеннән алынган.
Казан Коръәннәренең сирәк басмалары татар фикер ияләре һәм педагоглары (Г. Утыз-Имәни, Р. Фәхретдинов, К. Насыйри, М. Бигиев) әсәрләре белән тулыландырыла, ә татар поэзиясе һәм драматургиясе классиклары (Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан) әсәрләре Л. Н. Толстой, Д. Дефо, А.С. Пушкин әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләре һәм XIX-XX гасырлар чигендәге татар вакытлы матбугаты белән янәшә тора.
Сирәк басмалар һәм коллекция тарихы белән 4 октябрьгә кадәр танышырга мөмкин.
Эш режимы: дүшәмбе – якшәмбе 9:00-19:30. Җомга көнне тәнәфес 11:30-13:15 кадәр.
Элемтә ысулы: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Кол Шәриф мәчете, Ислам мәдәнияте музее, +7 (843) 567-81-52
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля