10.03.2025
«ГЭС-2» мәдәният йорты «Действие четвертое. Дүртенче акт» театр түгәрәгенә гаризалар кабул итә. Теарт түгәрәге эшенең нәтиҗәсе булып спектакль торачак.
Түгәрәкне оештыручылар төрле җирлектә яшәүче начар ишетүчеләрнең традицияләрен, яшәешен һәм үзара бәйләнешен күрсәтергә тели. Катнашучылар кул белән ашала торган ризыкны биргәндә ишарәләр телендә ничек аралашырга икәнен беләчәкләр? Ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр табыннары нәрсә белән аерыла? Төрле мәдәниятләрне ничек берләштерергә?
Түгәрәк Мәскәү һәм Казанда параллель рәвештә узачак. Аннары ике төркем гомуми спектакльдә очрашачак, ул узган куелышлардан таныш сюжетларны һәм яңа тарихларны берләштерәчәк.
Үткәрү вакыты:
Интенсивта катнашу катнашучыларны спектакльдә уйнарга мәҗбүр итми. Катнашучыларның соңгы составы, катнашучыларның теләкләрен һәм режиссерлык ниятен исәпкә алып, эчке сайлап алу барышында билгеләнәчәк.
Интенсив көннәре:
Интенсив «Казан Кремле» музей-тыюлыгында узачак (Гавам урыннары, күргәзмә заллары).
Кем өчен:
Проектта ничек катнашырга:
Telegramда +79274440647 (Эля) номеры буенча язарга. ФИОны күрсәтергә һәм үзегезнең кем булуыгызны ачыкларга: ишетмәүче, начар ишетүче яки CODA.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля