20.08.2024
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы Казан Кремле мисалында «Җәяүле экскурсияне әзерләү һәм уздыру методикасы» программасы буенча «Экскурсоводлар мәктәбе»нә яңа чакырылыш ача (128 сәгать). Программа Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Уку вакыты: сентябрь – декабрь, 2024 ел
Лекцияләрне уку урыны: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
Курсның озынлыгы: 128 сәгать
Дәресләрнең графигы: сишәмбе, пәнҗешәмбе – 18:00-21:00, шимбә, якшәмбе – гамәли дәресләр
Тәмамлау турында документ: квалификация күтәрү турында таныклык
Тыңлаучыларга таләпләр: югары/урта махсус һөнәри белем булу яки югары белем алучы студентлар (югары уку йортларының соңгы курс студентлары)
Бу курс кем өчен?
Күптән экскурсовод булырга хыялланган һәм үзен яңа һөнәри өлкәдә эзләүчеләр өчен.
Ничек укыйбыз?
Барлык лекцияләр оффлайн режимда уза, эш күнекмәләре тәҗрибәле экскурсовод белән гамәли дәресләрдә эшкәртелә һәм беркетелә. Укыту дәресләренә лекцион һәм гамәли дәресләр, электрон эш материаллары, факультатив рәвештә Казан шәһәре музейларына бару керә.
Нәрсә өйрәнәбез?
1. Курс теоретик (лекцион) һәм гамәли дәресләрне үз эченә ала
2. Экскурсия белеме нигезләре
3. Татарстан һәм Казан тарихы
4. “Казан Кремле” музей-тыюлыгы: туристлык объектында эшләү үзенчәлеге
5. Гамәли (семинар) дәресләр
Элемтәләр: 8-987-277-27-84 (шалтыратулар һәм хәбәрдәр), 567-80-28 (Экскурсия эше бүлеге)
Теркәлү өчен сылтама
Теркәлгәннән соң оештыру җыелышын үткәрү урыны һәм вакыты турында мәгълүмат җибәреләчәк. Программаны уңышлы үзләштерүчеләрнең килешү нигезендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы экскурсоводлары командасына кушылу мөмкинлеге булачак.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля