23.07.2024
«Эрмитаж-Казан» үзәге«Эрмитаж-Казан» үзәгендә башка беркайда да күреп булмый торган күргәзмәләр уздырыла, чөнки проектлар авторлык дизайны, мультимедиа, хуш ис, уен һәм капшап карау мцмкинлеге булган станцияләр белән озатыла. Моннан тыш, проектлар өчен кайбер предметлар махсус сайлап алына, Казанда реставрацияләнә һәм беренче тапкыр күрсәтелә.
Хәзер үзәктә гадәти булмаган «”Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсе уза. Башка шәһәрләрдән килүче кунакларга музейга сәяхәтне планлаштыру җиңелрәк булсын өчен, актуаль мәгълүмат тупланган юл күрсәткече булдырылды:
Билет алу. Пушкин картасы белән билеп алу
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге, 2 подъезд, 3 кат
Эш режимы: дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 10:00-18:00, җомга – 11:00-20:00, шимбә-якшәмбе – 10:00-18:00.
Касса 30 минутка иртәрәк ябыла
Элемтәләр:
7 (843) 567-80-32
7 (843) 567-80-34
hermitage-kazan@mail.ru
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля