24.09.2024
«Эрмитаж-Казан» үзәге«Эрмитаж-Казан»үзәгендә «“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсе кысаларында балалар эшләренең инклюзив сәнгать бәйгесендә җиңүчеләрнең күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә начар ишетүче һәм ишетмәүче 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның эшләре тәкъдим ителә. Бәйгедә катнашучылар өчен рус ишарәләр теленә тәрҗемә ителгән уен программасы оештырылды, ул аларга сәнгатьтә гаҗәеп алдавычлар дөньясы белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә. Дәүләт Эрмитажы күргәзмәсе белән илһамланып, һәр катнашучы сәнгатьтә алдавычларның билгеле бер темасын ачты.
Күргәзмәдә тәрәзә уемнары һәм пәрдәләр имитациясен, натюрморт-алдавычларны, күләм имитациясен, чебен сурәтләре белән шаярту предметларын күрергә мөмкин.
Барлык катнашучыларга һәм аларның ата-аналарына, шулай ук МТСка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез!
Яшь рәссамнарның эшләрен карарга һәм аларның алдау серләрен 20 октябрьгә кадәр чишәргә мөмкин булачак!
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля