«Эрмитаж-Казан» үзәгендә яңа күргәзмә - «“Затлы ирләр утарга ашыга...” Көнчыгыш илләрендә мәҗлес һәм ау» - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә яңа күргәзмә – «“Затлы ирләр утарга ашыга…” Көнчыгыш илләрендә мәҗлес һәм ау»

26 сентябрьдә   «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «“Затлы ирләр утарга ашыга…” Көнчыгыш илләрендә мәҗлес һәм ау» күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрә.

Күргәзмә БРИКС саммитына багышлана һәм Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан XVII-XIX гасыр әйберләрен тәкъдим итә. Алар арасында-Көнчыгыш миниатюрасы һәм графикасы, металл, сөяк, терракота һәм фарфордан эшләнгән декоратив-гамәли эшләнмәләр. Алар мәҗлесләрнең көнчыгыш традицияләрен чагылдыра һәм дүрт регионны: Мисыр, Иран, Һиндстан һәм Кытайны колачлый.

“Затлы ирләр утарга ашыга…” – бу борынгы кытай «Җырлар китабы»ннан шигъри өзек. Вакытлы һәм мәдәни аерылышу вакытында да аңлаешлы булган контекстны чагылдыра: аксөякләр тантаналы кабул итү өчен идарәче сараена ашыга, сарай хуҗасы буларак, бу эшкә җентекләп әзерләнә.

Күргәзмә кунакларны югары дәрәҗәдәге кабул итүнең тамашачысы булырга чакыра, Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан предметлар аша көнчыгыш мәдәниятенең бай традицияләрен тикшерә, аларда мәҗлес һәм ау аксөякләр тормышында үзәк урынны алып тора. Бу чараларда музыка тыңлап, биеп һәм шахмат уйнап күңел ачып кына калмыйлар, ә сәяси элемтәләрне ныгыталар, яңа альянслар формалаштыралар.

Күргәзмәне ачу кысаларында 26-29 сентябрьдә музейда кураторлык һәм җыелма экскурсияләр, интерактив программалар, шулай ук ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен рус ишарәләр телендә экскурсия узачак.

Тиздән язылырга мөмкин булачак

Элемтәләр:
+7 (843) 567-80-32
+7 (843) 567-80-34 
hermitage-kazan@mail.ru

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽