05.08.2024
«Эрмитаж-Казан» үзәге1 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр «Эрмитаж-Казан» үзәге «Кем эзли, шул һәрвакыт таба» мәктәп бәйрәменә сәнгать һәм тарих турында яңа белемнәр эзләргә чакыра. Программа кысаларында катнашучыларны интерактив программалар, танышу экскурсияләре, «“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсендә осталык дәресләре белән интерактив экскурсияләр көтә.
Укучылар үткән заман рәссамнары һәм осталарының уйлап табучанлыгы белән мавыктыргыч, җиңел һәм кызыклы ысул аша танышачак, сәнгатькә сәяхәт кылачак, алдавыч предметларын серен чишү уенына чакырылачак.
Программада катнашу бәясе: 350₽ (керү билеты+экскурсия+уен+сувенир)
Программада катнашу бәясе: 350₽ (керү билеты+экскурсия+уен+сувенир)
Программада катнашу бәясе: 450 ₽
Билет бәясе:
Мәктшп укучылары – 150 ₽
1-10 кешелек төркемгә экскурия үткәрү – 2000 ₽
11-20 кешелек төркемгә экскурия үткәрү – 2500 ₽
21-30 кешелек төркемгә экскурия үткәрү – 3000 ₽
Барлык программалар да алдан язылу буенча 10 катнашучыдан торган төркем өчен уңайлы вакытта һәм датада үткәрелә.
Катнашучыларның яше: 6+
Программаларга һәм экскурсияләргә язылу һәм өстәмә мәгълүмат түбәндәге телефон буенча: +7 (843) 567-80-32, +7 (843) 567-80-34
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля