15.10.2024
«Эрмитаж-Казан» үзәге«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсе кысаларында балалар эшләре буенча инклюзив сәнгать бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Күргәзмә белән илһамланып, ишетмәүче һәм начар ишетүче 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар үзләренең иҗади эшләрен башкарды. Балалар өчен рус ишарәләр теленә тәрҗемә ителгән уен программасы оештырылды, ул аларга сәнгатьтә гаҗәеп алдавычлар дөньясы белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирде.
Бәйгедә катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды. Бүләкләүдән соң алар әти-әниләре белән бергә «Затлы ирләр утарга ашыга… » күргәзмәсе буенча рус ишарәләр теленә тәрҗемә белән интерактив экскурсиядә катнашты.
Барлык балаларга һәм аларның ата-аналарына актив катнашулары, шулай ук МТСка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез!
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля