«Эрмитаж-Казан» үзәгендә балалар уены призмасы аша үткән көнкүреш һәм традицияләр турында күргәзмә ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә балалар уены призмасы аша үткән көнкүреш һәм традицияләр турында күргәзмә ачылды

13 декабрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Уникаль курчаклар музее тупланмасыннан Курчак дөньясы. XIX–XX гасыр уенчыклары, аксессуарлары һәм курчаклары»  күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә үткән заманның көнкүреше һәм традицияләре турында балалар уены призмасы аша сөйләячәк: чын тормыш анда ничек чагылыш тапкан һәм балалар көнкүреш әйберләренең кечерәйтелгән күчермәләрен кулланып өйрәнгәннәр. Уен аша балалар киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеген аңлый, аралашу, тәртип оештыру, хуҗалык алып бару күнекмәләрен үстерә.

Людмила Морозова, Уникаль курчаклар музее директоры – «Без инде өченче ел рәттән күргәзмәне Казанга алып киләбез. Безне һәрвакыт бик җылы каршы алалар һәм без мондый традиция киләчәктә дә сакланыр дип өметләнәбез. Һәркем өчен курчак – ул ниндидер тылсымлы предмет – балалар өчен уенчык, тарихны, шул исәптән ил, шәһәр, гаилә тарихын сөйли торган предмет. Бу күргәзмәнең эш исеме курчакларда кунакта иде. Һәм без чыннан да курчакларның тормышын күрәбез – будуар, кухня, бәйрәмгә әзерлек».

Күргәзмәнең кураторы, коллекционер, «Антикварная кукла» журналы мөхәррире, эксперт һәм антиквар курчаклар тарихын өйрәнүче Наталья Курочкина күргәзмәнең узган елгы тамашачыларның фикерләре нәтиҗәсендә барлыкка килүен билгеләп үтте: «Узган елгы күргәзмә бәяләмәләрендә бик күңелгә үтеп керә торган текстлар бар иде һәм күпләр аксессуарлар һәм җиһазлар алып килүләрен сорады. Без уйлап таптык, бу юлы күргәзмәнең төп гамәлдәге йөзе курчаклар түгел, ә нәкъ менә аларны чолгап алган мохит булачак. Курчаклар монда икенчел роль уйный».

Күргәзмәне ачуга бәйгеләрдә һәм балалар рәсеме күргәзмәләрендә катнашкан балалар чакырылган иде. «Эрмитаж-Казан» үзәге җитәкчесе Маргарита Тиханова ата-аналарны һәм балаларны эшләрен өченче залга элеп куярга чакырды һәм күргәзмәне ачык дип игълан итте.

Күргәзмәне 2024 елның 14 декабреннән 2025 елның 16 февраленә кадәр карарга мөмкин

Билет алу

Бердәм билет алу күргәзмәсенә бердәм билет

Эш режим: дүшәмбе – ял көне, сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе – 10:00-18:00, җомга – 11:00-20:00. 

Элемтә өчен:  «Эрмитаж-Казань» үзәге, +7 (843) 567-80-32+7 (843) 567-80-34hermitage-kazan@mail.ru

Яңа ел бәйрәмнәрненә багышланган көннәрдә эш режимында үзгәрешләр булырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат «Казан Кремле» музей-тыюлыгы сайтында биреләчәк

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽