«Эрмитаж-Казан» үзәгенә 19 ел тула - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Эрмитаж-Казан» үзәгенә 19 ел тула

Россиядә Дәүләт Эрмитажының беренче вәкиллегенә 19 яшь тула! Моның хөрмәтенә «Эрмитаж-Казан» үзәге бүләкләр бирә һәм бәйрәм программасына чакыра.

2005 елда Казанда ачылган Дәүләт Эрмитажы вәкиллеге Россиядә беренче була. Бу вакыт эчендә үзәккә 1 750 000 артык тамашачы килгән, Дәүләт Эрмитажыннан 26 күргәзмә оештырылган һәм 13 759 музей экспонаты тәкъдим ителгән.

«Эрмитаж-Казан» үзәге Казанның мәдәни тормышының мөһим өлешенә әверелде, шәһәр халкының да, бөтен Россиядән һәм чит илләрдән килгән туристларның да игътибарын җәлеп итте. Ул дөнья музее тупланмаларыннан күргәзмәләр тәкъдим итеп кенә калмый, ә белем бирү программалары, Дәүләт Эрмитажы лекорийлары, осталык дәресләре һәм башка чаралар уздырып, музей эшчәнлеген актив үстерә.

23 августта «Эрмитаж-Казан» үзәгендә кунакларны татар һәм рус телләрендә экскурсияләр, осталык дәресләре белән интерактив экскурсия, балалар һәм ата-аналар өчен күргәзмә буенча гаилә һәм интерактив программа көтә. Программаларда катнашу теркәлү буенча түләүсез.

бәйрәм программасы

11:00 – “Үз күзләреңә ышанма Сәнгатьтә иллюзияләр” күргәзмәсе буенча җыелма төркем өчен татар телендә экскурсия. Бу иллюзияләр дөньясына чуму һәм туган телне кулланып күргәзмә белән танышу өчен уникаль мөмкинлек. Рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать, чигү һәм графика дөньясына чумып, сәнгатьтә иң гаҗәеп һәм серле күренешләрнең берсе – алдавыч предметларының барлыкка килү юлын күзәтеп булачак.

Чарага теркәлү өчен сылтама

12:00 – “Үз күзләреңә ышанма. Сәнгатьтә иллюзияләр” күргәзмәсе буенча җыелма төркем өчен экскурсия. Сез Казандагы Дәүләт Эрмитажы тупланмасындагы хәзинәләрне күрә алырсыз! Рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать предметлары һәм графика – болар барысы да сәнгатьтә иң кызыклы һәм серле күренешләрнең берсе – алдавыч предметларының барлыкка килүе турындагы хикәягә иллюстрация булып хезмәт итәчәк. Интерактив уенга әзерләнегез, анда сез XVI-XX гасыр осталары иҗат иткән сәнгатьтәге иллюзияләрне чишәчәксез.

Чарага теркәлү өчен сылтама

13:00 – “Үз күзләреңә ышанма. Сәнгатьтә иллюзияләр” күргәзмәсе буенча «Торт ашамагыз!” осталык дәресе белән интерактив экскурсия. Бәйрәм тортыннан башка нинди туган көн! Катнашучыларны “Үз күзләреңә ышанма. Сәнгатьтә иллюзияләр” күргәзмзсе буенча кабып йотарлык экспонатлар белән экскурсия булачак. Алар алдавыч серләрен чишәчәкләр, материалларны һәм техниканы «тәмле» шедеврлар булдыру өчен ничек кулланырга икәнен беләчәк. Аннан соң катнашучылар ниндидер тәмле әйбер булдыру өчен тәҗрибәле кондитер булырга кирәк түгеллеген аңлар. Осталык дәресендә ашарга яраклы булып күренгән кәгазьдән торт-тартма ясыйлар һәм үзләрен алдау остасы итеп хис итәр!

Чарага теркәлү өчен сылтама

14:00 – «Рәссам белән сәяхәт-уен яки иллюзияләрне ничек чишәргә» гаилә уен программасы. Сәнгатьтәге иллюзияләрне чишеп, бөтен гаиләгез белән вакытны онытылмаслык итеп үткәрегез. Күргәзмәдә камырсыз печенье, җепсез келәм, буяусыз һәм киндерсез картина ничек ясарга икәнен белерсез. Сез алдавыч предметларын булдыруның төрле техникасы белән танышырсыз. Үткән заман осталарының әсәрләренең серләрен чишеп, бергә вакыт үткәрерсез.

Чарага теркәлү өчен сылтама

15:00 – “Үз күзләреңә ышанма. Сәнгатьтә иллюзияләр” күргәзмәсе буенча җыелма төркем өчен экскурсия. Сез Казандагы Дәүләт Эрмитажы тупланмасындагы хәзинәләрне күрә алырсыз! Рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать предметлары һәм графика – болар барысы да сәнгатьтә иң кызыклы һәм серле күренешләрнең берсе-алдавыч предметларының барлыкка килүе турындагы хикәягә иллюстрация булып хезмәт итәчәк. Интерактив уенга әзерләнегез, анда сез XVI-XX гасыр осталары иҗат иткән сәнгатьтәге иллюзияләрне чишәчәксез.

Чарага теркәлү өчен сылтама

16:00 – «Иллюзия осталары һәм аларның әсәрләренең серләре» балалар уен программасы. Яшь тикшеренүчеләр өчен рәссамнарның яссыны – күләмле, якынын – ерак, ә җансызын-тере булып тоелырга мәҗбүр иткән серләре ачылачак! Рәссамнар әсәрләренең серләре һәм табышмаклары белән тулы сәнгать дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чыгыгыз. Программа вакытында яшь катнашучылар алдавыч предметлары белән танышачак, аларның ни өчен кулланылганын һәм осталары ничек ясаганнарын беләчәк. Музей сәяхәт-уены хисләр, тәэсирләр һәм яңа белемнәр бүләк итәчәк.

Чарага теркәлү өчен сылтама

17:00 – “Үз күзләреңә ышанма. Сәнгатьтә иллюзияләр” күргәзмәсе буенча җыелма төркем өчен экскурсия.

Чарага теркәлү өчен сылтама

18:00 – “Үз күзләреңә ышанма. Сәнгатьтә иллюзияләр” күргәзмәсе буенча җыелма төркем өчен экскурсия. 

Чарага теркәлү өчен  сылтама

Көн дәвамында керү билеты буенча “Үз күзләреңә ышанма. Сәнгатьтә иллюзияләр” күргәзмәсе буенча уен картасы-юл күрсәткече. Балаларны “Үз күзләреңә ышанма. Сәнгатьтә иллюзияләр” күргәзмәсендә Дәүләт Эрмитажыннан шедеврлар турындагы балалар юл күрсәткеченең күңелле тарихлары көтә. Анда уеннар, биремнәр һәм буяу китаплары була. Уен картасы мөстәкыйль рәвештә мөһим детальләрне күрергә һәм сорауларга җавап табарга, ребуслар, башваткычлар чишәргә, биремнәрне үтәргә һәм гадәти булмаган сәнгатьнең гаҗәеп дөньясын ачарга ярдәм итәчәк.

Билет бәясе: өлкәннәр – 350 ₽, студентлар, пенсия яшендәгеләр – 250 ₽, 18 яшькә кадәрге балалар – түләүсез.

*Барлык программаларга да теркәлү кирәк. Программаларда катнашу теркәлү үзучыларга түләүсез. Программада катнашучыларның һәрберсен, шул исәптән балаларны да, теркәргә кирәк. Саны чикләнгән.

Күргәзмәне карау бу көнне керү билетлары буенча башкарылачак.

Өстәмә мәгълүмат өчен телефон номерлары: 8 (843) 567-80-32, 8 (843) 567-80-34

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽