Февральдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә импрессионистлар һәм постимпрессионистлар турында лекцияләр узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Февральдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә импрессионистлар һәм постимпрессионистлар турында лекцияләр узачак

25-27 февраль көннәрендә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә импрессионизм һәм постимпрессионизмга багышланган лекцияләр циклы узачак. XIX гасырның икенче яртысында Франция Европа мәдәнияте лидеры була. 1870 елларда Клод Моне, Огюст Ренуар, Камиль Писсарро һәм Эдгар Дега кебек рәссамнар барлыкка килә. Алар 1874 елда импрессионистларның беренче күргәзмәсен оештыра һәм 12 ел эчендә сигез күргәзмә үткәрә. Бу Поль Сезанн, Поль Гоген һәм Винсент Ван Гог кебек постимпрессионистлар өчен җирлек була. Бу рәссамнарда сәнгатьтә зур эз калдыра.

25 ФЕВРАЛЬ – «гүзәл чор ПАРИЖЫ»

Лекция XIX гасырның икенче яртысында – XX гасыр башында Европа һәм дөнья мәдәнияте үзәге булган Парижга багышлана. Лекциядә сез ни өчен Жорж Осман җитәкчелегендә 1853 елда башланган шәһәрне үзгәртеп кору һәм 1867 елгы Бөтендөнья күргәзмәсе Парижны бөтен дөнья мегаполислары өчен үрнәккә әйләндергәнен белерсез. Ни өчен «гүзәл чор» буларак билгеле бу чор музыка, театр, шигърият, әдәбият, рәсем сәнгате һәм архитектураның чәчәк ату чоры була?

26 ФЕВРАЛЬ «ХӘЗЕРГЕ заман РӘССАМНАРЫ». МОНЕ, РЕНУАР, ПИССАРРО, ДЕГА»

Лекция импрессионизмның иң зур осталары Клод Моне, Огюст Ренуар, Камил Писсарро һәм Эдгар Дегага багышлана. Аларның һәркайсы үз жанрында эшли һәм уникаль иҗади индивидуальлеккә ия була, шагыйрь Шарль Бодлерның заманча тормышны сурәтләргә чакыруына җавап бирә. Моне белән Ренуар парижлыларның кайгысыз ял итү күренешләрен тапшыра – көймәләрдә йөрү һәм Париж барларында дусларча очрашулар. Писсарро үзе өчен авыл Франциясенең матурлыгын ача, шул ук вакытта Дега рәсем сәнгатенә яңа мотивлар – балет күренешләре, ат чабышлары һәм йөгерүләр кертә.

27 ФЕВРАЛЬ «ЯЛГЫЗЛАР БУЫНЫ». ВАН ГОГ, ГОГЕН, СЕЗАНН»

Лекция 1880-1890 нчы еллардагы атаклы француз рәссамнары – Винсент Ван Гог, Поль Гоген һәм Поль Сезанн иҗатына багышлана, аларны постимпрессионистлар һәм «Бөек ялгызлар буыны» дип атыйлар. Рәссамнарның аерымлыкларына һәм каршылыкларына карамастан, алар сәнгатькә зур өлеш кертә, төсне һәм оптик кабул итүнең яңа мөмкинлекләрен ача. Аларның эшләре Матисс һәм Пикассо кебек осталарның иҗатына нигез сала һәм XXI гасыр рәссамнарына йогынты ясауларын дәвам итә.

Лектор: Петровская Алёна Алексеевна, сәнгать белгече, Дәүләт Эрмитажының фәнни-белем бирү бүлеге хезмәткәре.

Лекция башлана: 11:00 һәм 18:30

Бер лекциягә билет бәясе: 250 ₽

Өч лекциядән торган циклга абонемент: 660 ₽

Билетларны Пушкин картасы буенча алырга мөмкин

Алдан язылу кирәк. Лекцияләргә язылу һәм өстәмә мәгълүмат өчен телефоннар: +7 (843) 567-80-32, +7 (843) 567-80-34

Урыннар саны чикләнгән.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽