06.09.2023
Гавами бинасы6 сентябрьдә Гавами урыннары күргәзмә залларында Татарстан кинематографының 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.
Күргәзмә экспозициясендә фотосурәтләр, фильм афишалары, шулай ук бөтен республика буенча җыелган кинопрокат һәм төшерү тарихының уникаль экспонатлары бар.
Күргәзмәне ачып, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова: “Татарстанда кинематографның бик зур һәм бай тарихы бар. Бу күргәзмәне без бөртекләп җыйдык. Монда тәкъдим ителгән күп кенә экспонатлар бер экземплярда сакланган,” – дип белдерде.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: “Бүген тарихи көн. Мөселман киносы фестивале кысаларында беренче тапкыр Татарстан кинематографының 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы бренды булган Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышланган күргәзмә проекты ачыла. Соңгы 7 елда кино өлкәсендә җитди үзгәрешләр бара. Моның өчен Татарстан Республикасының җитди ресурс базасы бар. Бу “Татаркино”, Татарстан Кинематографистлар берлеге, Казан дәүләт мәдәният институты да”.
Монда, күргәзмә залында, көн дәвамында архив һәм заманча кинотасмаларны күрергә мөмкин булачак. 6 сентябрьдә күргәзмә залларында 95 ел элек Кремль диварларында төшерелгән «Булат-Батыр» картинасын, «Сабантуй буяулары» кинолентасын һәм «Күктау – күк тавы» фильмын күрсәтелә.
Кино күрсәтүләр 7, 8 һәм 9 сентябрьдә дәвам итәчәк. Бу көннәрдә «Зөләйха», «Бибинур», «Рудольф Нуриев. Рудик», “Әпипә”, “Тарлан” һәм башка фильмнарны карарга мөмкин булачак.. Күргәзмә 2023 елның 9 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Керү түләүсез.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля