08.03.2023
АЛДАН ЯЗЫЛУ БУЕНЧА
Үзенчәлекле рухи халәткә ия балалар өчен «Минем Казан Кремле белән беренче танышуым» экскурсиясе, 7+
Төркемнәрдә 7 бала + һәр балага бер озатып йөрүче
Экскурсияләргә язылу өчен телефон номеры:
+7 (843) 567-80-29
Казан Кремле җирлеге буенча видеогид (Казан Кремленең Визит-үзәгендә алырга була).
Музей-тыюлык территориясендә йөргәндә кресло-коляскадан файдаланырга мөмкин (Казан Кремленең Визит-үзәгенннән алырга була).
Барлык экскурсияләргә алдан язылу кирәк.
Тулырак мәгълүмат алу һәм экскурсияләргә язылу өчен телефон номеры: +7 (986) 917-78-61
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля