Ислам мәдәнияте музеенда каллиграфия күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Ислам мәдәнияте музеенда каллиграфия күргәзмәсе ачылды

Ислам мәдәнияте музее «Коръән сүзе гүзәллеге» күргәзмәсен тәкъдим итә. Бу күргәзмә Коръән, Изге Китапның 1500 ел дәвамында дөньяның төрле төбәкләрендәге яшәеше белән таныштыра. Экспозициядә – Алабуга музей-тыюлыгы һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы ислам каллиграфиясе коллекцияләре.

Күргәзмә проектында Дамир Әхмәтгалиевның график әсәрләре галереясе урын алган. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән, Андалусиядән (Испаниядән), Төньяк һәм Үзәк Африкадан, Мисыр, Гыйрак, Иран, Сирия, Урта Азия, Һиндстан, Кытайдан килгән сәнгатьчә бизәлгән Коръән битләре бар. Экспозицияне өйрәнгәндә, VII гасыр ахырыннан алып безнең көннәргә кадәр Коръәннең ничек үзгәрүен күзәтергә мөмкин.

Күргәзмәне ачу тантанасы Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тарафыннан Коръән уку белән башланды. Ул анда катнашучыларга мөрәҗәгатендә болай дип билгеләп үтте: «Бу күргәзмәнең биредә узуы сөендерә, чөнки Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчетендә булган һәр кеше Изге Китапның һәм ислам диненең матурлыгы белән таныша алачак».

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов идарә исеменнән проектны оештыручыларга, авторга һәм каллиграфлар бергәлегенә рәхмәт белдерде, алар Аллаһы Тәгалә сүзен югары бәяли, һәм бу күргәзмә ислам каллиграфиясенең матурлыгын, байлыгын һәм күптөрлелеген ассызыклый, дип өстәде.

Эшләр авторы, кәгазь буенча реставратор, каллиграф Дамир Әхмәтгалиев болай дип сөйләде: «Монда Коръән битләре тәкъдим ителгән. Коръән – бөтен кешелек өчен изге хәбәр. Музейда сез Коръәннең ничек итеп  бөтен дөнья буйлап теркәреп баруын белә аласыз. Династияләр алышынган, империяләр барлыкка килеп юкка чыккан, ә Коръән ничек булган, шулай сакланган. Каллиграфия үзгәргән, әмма Коръән калган. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән коллекция кулдан язылды. Бу битләрне карап укып, сез игелек алырсыз».

Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко болай дип өстәде: «Дамир Әхмәтгалиевка меңләгән кешенең күңеленә матурлык аша Коръән турында мәгълүматны туплап тапшырганы өчен зур рәхмәт».

Шулай ук тарихи һәм мәдәни мирас өчен аерым әһәмият, экспозициянең матурлыгын әдәби-текстолог, рәссам-каллиграф, шамаиль остасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наджип Нәккаш билгеләп үтте.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов күргәзмәне тантаналы ачуда катнашкан өчен Алабуга тыюлыгына уртак проект, эшләр авторы һәм югары кунакларга рәхмәт белдерде.

Дамир Әхмәтгалиев әсәрләре һәм Коръән битләренең төрле хәрефләр белән язылган күчермәләре белән 2024 елның 10 ноябренә кадәр танышырга мөмкин.

Эш режимы: дүшәмбе-якшәмбе – 9:00-19:30. Җомга көнне 11:30дан 13:30 га кадәр тәнәфес.

Элемтә: Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Ислам мәдәнияте музее,  7 (843) 567-81-25,  7 (843) 567-81-52, muzey.islam@kazan-kremlin.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽