Ислам мәдәнияте музеенда мөселман басмаларына багышланган күргәзмәләр ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Ислам мәдәнияте музеенда мөселман басмаларына багышланган күргәзмәләр ачылды

Ислам мәдәнияте музее БРИКС саммиты алдыннан исламның китап мәдәниятен чагылдыручы ике күргәзмә проектын ачты.

«Казан Коръән басмалары» баннер күргәзмәсе «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты фәнни китапханәсе хезмәткәрләренең уртак эше нәтиҗәсе булды. Экспозициядә Коръәннең Казан басмасы феноменының төрле аспектларын ачучы биш бүлек бар.

КФУ фәнни китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Эльмира Әмирханова күргәзмәнең мөселман дөньясы тарафыннан танылган басма Коръәннең беренче нөсхәләре белән таныштыруы турында сөйләде. Монда мөселман мәдәниятендә яңа бит ачкан ике һәм ун томлы Коръән басмалары турында мәгълүмат тәкъдим ителгән. «Очраклы түгел, шундый әйтем бар: «Коръәнне Мәккәдә язып алганнар, Каһирәдә укыганнар, ә Казанда бастырганнар», – дип өстәде ул.

Татарстан Республикасы мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин кешеләрнең һәрвакыт дингә тартылуын һәм Коръәнгә һәрвакыт ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. Һәм Изге Китапны уку гына түгел, аның мәгънәсен аңлау һәм тормышта куллану да мөһим.

«Ислам кояшы» күргәзмәсендә Ибн Сина фонды, КФУ фәнни китапханәсе һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы тупланмаларыннан Россия, Һиндстан, Иран, Үзәк Азиядә төзелгән һәм көнкүрештә булган ислам китап мәдәнияте һәйкәлләре күрсәтелә.

Күргәзмәне ачу тантанасында Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Давуд Мирзахани әфәнде һәм Ислам мәдәнияте фонды президенты Хәмид Хәдәвимогаддам әфәнде катнашты. Ул: «Кулъязма мирасы ислам мәдәниятен үз эченә ала, һәм, беренче чиратта, без кулъязма Коръәнгә иң зур әһәмият бирәбез. Шуңа күрә без монда Коръәннең уникаль кулъязмаларын күрсәтүне оештыруга бик шатбыз», – билгеләп үтте.

Күргәзмәдә X-XV гасырларның сирәк очрый торган Коръәннәре, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты (Санкт-Петербург, Россия) һәм Астана Кудс Резави китапханәсе (Мешхед, Иран) тупланмасыннан тәфсирләр һәм тәрҗемәләр, Камалетдин Бехзадның ислам миниатюрасы даһие рәсемнәре белән бизәлгән фарсы шигърияте шедеврлары (XV гасыр) тәкъдим ителгән.

Игътибарны XIV йөзнең Үзәк Азия кулъязмасы – татар тарихчысы һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани китапханәсеннән әл-Бохари хәдисләр җыентыгы томы, шулай ук Казан федераль университеты коллекциясеннән XVIII-XIX йөзләрдәге татар кулъязмалары җәлеп итә: «Кыйссаи Йосыф» (Йосыф турындагы хикәя, 1233) Кол Гали, «Нәхҗ әл-фәрадис» («Җәннәткә юл»), 1359) Мәхмүт әс-Сарай, Мөхәммәдьярның «Нуры содур» («Йөрәкләр нуры», 1542).

Ике күргәзмә дә 2025 елның 31 мартына кадәр дәвам итәчәк.

Адрес: Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Ислам мәдәнияте музее

Контактлар: +7 (843) 567-81-52, +7 (927) 420-34-25

Күргәзмә көн саен 9:00-19:30 кадәр эшли.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽