Ислам мәдәнияте музеенда «Ислам дөньясы Император православ Палестина җәмгыяте фотоколлекциясендә» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Ислам мәдәнияте музеенда «Ислам дөньясы Император православ Палестина җәмгыяте фотоколлекциясендә» күргәзмәсе ачылды

Ислам мәдәнияте музеенда Император православ Палестина җәмгыяте коллекциясеннән фотокүргәзмә ачылды. Экспозициядә – күп конфессияле Россия мәдәнияте һәм дөнья цивилизациясе өчен бик әһәмиятле булган Авраам диннәре арасындагы элемтәләр турында сөйләргә мөмкинлек бирә торган революциягә кадәрге фотосурәтләр сериясе.

«Ислам дөньясы Император православ Палестина җәмгыяте фотоколлекциясендә» күргәзмәсенә килүчеләр мөселманнарның изге урыннарын, гади кешеләрнең тормыш-көнкүрешен, шул чор традицияләрен дә күрәчәк. Барлык сурәтләр XIX-XX гасырлар чигендәге рус поэзиясе белән озата барыла. А.С. Пушкин, Н.С. Гумилев шигырьләре рус мәдәнияте белән ислам мәдәниятенең гаҗәеп гармонияле ярашуын күрсәтә.

Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани болай диде: «Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотолар мөселманнарның һәм христианнарның бер-берсен хөрмәт итүләрен, тынычлыкта яшәвен чагылдыра. Әмма, кызганычка каршы, бу тыныч тормыш бик күп үзгәрешләр һәм проблемалар кичерде. Мин барлык кешеләргә, бигрәк тә җәберләнгән Фәләстин халкына тынычлык телим. Мөселманнарны да, христианнарны да тыныч тормышка кайтырга чакырам».

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов: «Бу Казан, республика, мөселман дөньясы һәм христиан җәмгыяте өчен истәлекле күргәзмә. Ул күп очракта диннәр бердәмлеген символлаштыра. Бу күргәзмә-безнең барыбыз өчен дә уртак булган изге җир өчен тынычлыкка өндәү».

Ибн Сина исемендәге Ислам мәдәниятен өйрәнү фонды президенты Хәмид Хәдәвимогаддам болай дип сөйләде:«Фонд эшләгән дәвердә без ислам мәдәнияте һәм цивилизациясенә багышланган күп кенә хезмәтләр бастырып чыгара алдык. Диннәр арасындагы әңгәмә безнең эшнең мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора. Күргәзмәдә фонд ярдәме белән бастырылган альбом тәкъдим ителә. Император православ Палестина җәмгыяте вәкилләре тарафыннан җыелган фотосурәтләрдә мөселманнарның изге урыннары сурәтләнгән, бу диннәр арасындагы әңгәмәнең мөһим дәлиле булып тора. Күргәзмәдә сез мөселманнарның изге урыннарын гына түгел, Фәләстин һәм Сүрия мәдәниятен дә күрә аласыз».

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры урынбасары Жанна Ушакова, кунакларны сәламләп, күргәзмәнең Казан Кремленең Ибн Сина исемендәге Ислам мәдәниятен өйрәнү фонды ярдәмендә Дәүләт дин тарихы музее белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә мөмкин булуын билгеләп үтте. Һәм күргәзмә проекты Татарстан халкы өчен генә түгел, Казанның күпсанлы кунаклары өчен дә бик популяр һәм кызыклы булачагына ышаныч белдерде.

Күргәзмәне 2025 елның 31 мартына кадәр карарга мөмкин.

Эш режимы: көн саен 9:30-19:00

Адрес: Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Ислам мәдәнияте музее

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽