«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Классика көннәре» фестивале нәтиҗәләре - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Классика көннәре» фестивале нәтиҗәләре

2023 елның 28 маенда «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы белән берлектә оештырылган «Классика көннәре» фестивалендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.

Быел «Классика көннәре» фестиваленең темасы Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе булды.

Фестиваль 3 өлешкә бүленгән:

«Классика көннәре» фестивалендә 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге 40 бала катнашты. Шуларның 26сы балалар рәсеме бәйгесендә, 10сы проектның инклюзив өлешендә, 4се ораторлык осталыгы буенча көч сынашты.

Барлык катнашучылар күргәзмәдә булды, Дәүләт Эрмитажы тупланмасындагы шедеврларны өйрәнде, Александр Македонский тарихы турында күп яңалыклар белде.

Балалар эшләре күргәзмәсендә 37 эш тәкъдим ителгән иде, шуларның 10ы проектның инклюзив өлеше кысаларында башкарылган.

Күргәзмәгә килүчеләр ошаган эш өчен тавыш биреп «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» балалар рәсеме бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләде.

Балалар рәсеме бәйгесендә Бородина Аксинья, Мухаева Амелия, Минаева Веста җиңүче булды.

Ораторлык сәнгате бәйгесендә җиңүче өчен тавыш бирү «Эрмитаж-Казан» үзәгенең социаль челтәрләрендә узды.

Ораторлык сәнгате бәйгесендә Алиасхабов Гайдар җиңде.

Бүләкләү тантанасы «Эрмитаж-Казан» үзәгендә фестивальнең партнерлары ярдәме белән оештырылды.

Мәгълүмати партнер: Балалар Казанда: балаларга Казанда кая барырга (Ксения Шарова).

Фестивальнең партнеры: офис һәм мәктәп өчен товарлар белән тәэмин итүче – «Капитан» компаниясе. Күп еллар дәвамында алар Россия, Азия һәм Европадагы ышанычлы җитештерүчеләрдән сатып алучыларны сыйфатлы продукция белән тәэмин итә.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽