21.05.2024
23 майда Казан Кремлендәге Гавами урыннары ишегалдында «Калейдоскоп» дип аталучы яңа күргәзмә ачыла. Экспозициядә Татарстанның 9 заманча рәссамы – музей-тыюлыкның open call финалистларының эшләре тәкъдим ителә. Һәр инсталляция – республикабызның иң серле почмакларының мәдәни мирасының яңа якларын ачып бирә, мәңгелек кыйммәтләр һәм кеше сыйфатлары турында уйланырга этәрә.
Күргәзмә куратор экскурсиясеннән башлана, анда рәссамнар кулланган заманча иҗади алымнар турында, шулай ук әсәрләрдә нинди предметлар, мантыйк чылбырлар һәм символлар яшерелгән булуы турында сөйләячәкләр.
Катнашу түләүсез, әмма сылтама буенча теркәлү кирәк.
23 май 18:30
Кайда: Гавами урыннары ишегалды
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля