Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында кино күрсәтүләр: 7 сентябрьгә афиша - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында кино күрсәтүләр: 7 сентябрьгә афиша

Казан Кремлендә мөселман кинофестивале кысаларында кино күрсәтүләр дәвам итә. Пәнҗешәмбе көнне Гавами урыннары күргәзмә залларында «Зөләйха», «Өч аяклы ат» һәм «Бибинур» фильмнарын карарга мөмкин була, шулай ук «Ганди һәм компания» фильмы Гавами урыннары ишегалдында күрсәтеләчәк.

Зөләйха, 16+

Фильм узган гасыр башында танылган язучыларның берсе булган, гомеренең күп өлешен чит илдә һәм әдәбият дәреслекләреннән тыш үткәргән Гаяз Исхакый романы буенча төшерелгән.

Зөләйха ике милләтнең үзара мөнәсәбәтләре тарихының иң бәхәсле мизгелләренең берсенә багышлана татарларны көчләп чукындыру. Авылга руханилар килгәч, чиркәү төзелә һәм анда яшәүчеләргә мөселман булып яшәү авырлык тудыра. Геройны чукындыру белән генә чикләнмиләр, ә рус кешесенә кияүгә дә бирәләр. Кемгәдер әлеге фильм русларга карата нәфрәт белән сугарылган кебек тоелырга мөмкин. Әмма монда бары тик үткән тарих кына тасвирлана (хәзерге мультфильмнарда Тугарин-еланга сораулар тумый бит!). Шул ук вакытта тарихы барыбер актуаль, чөнки республикада милли мәсьәлә – мөһим нәрсә.

Җитештерү: Россия/Татарстан

Режиссеры: Рамил Төхвәтуллин

Озынлыгы: 35 минут

Чыгарылган елы: 2005

Кайчан: 7 сентябрь 12:00

Кайда: Гавами урыннары күргәзмә залы, 1 подъезд

Керү ирекле, ләкин сылтама буенча теркәлү кирәк

Өч аяклы ат (Трехногая кобыла), 12+

Фильм 1948 ел вакыйгалары турында сөйли. Фронтовикның тол хатыны Санияне коточкыч җинаятьтә – совет чынбарлыгына зыян китерүдә гаеплиләр: ул колхоз атын чыгымга керткән. Аның улы Кәбир генә хакыйкатьне белә: ат исән, әмма бүре тарафыннан имгәнгән. Әнисен төрмәдән коткарыр өчен, малай Бамбук исемле Аксак атны кире кайтарырга һәм колхозга бирергә тиеш. Әнисенең дошманнарыннан качып, Кабир һәм ат урманнар һәм чокырлар аша өйгә кайта. Юлда аларны күп сынаулар һәм искиткеч очрашулар көтә.

Җитештерү: Россия/Татарстан

Сценарий авторы һәм режиссеры: Нурания Җамалиева

Айдар Хәлимнең шул ук исемдәге повесте буенча.

Озынлыгы: 66 минут

Чыгарылган елы: 2008

Кайчан: 7 сентябрь, 13: 00

Кайда: Гавами урыннары күргәзмә залы, 1 подъезд

Керү ирекле, ләкин сылтама буенча теркәлү кирәк

Бибинур, 6+

Сценарий нигезендә Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» һәм «Җомга кичендә» повестьлары ята. Бибинур карчык тормышының киләсе җомга көнне тәмамланачыгы турында төш күрә. Бибинур калган вакыт эчендә бурычларын түләргә һәм мәңгелек белән очрашуга әзерләнергә тиеш. Кинәт авылда бай варис пөйдә була. Авыл халкы гасырлар дәвамында үзенеке дип санаган җир аның милке булып чыга…

Җитештерү: Россия/Татарстан

Режиссеры: Юрий Фетинг

Озынлыгы: 100 минут

2009 елда чыгарылган

Кайчан: 7 сентябрь 14:30

Кайда: Гавами урыннары күргәзмә залы, 1 подъезд

Керү ирекле, ләкин сылтама буенча теркәлү кирәк

Ганди һәм компания, 12+

Фильм Махатма Гандига охшарга тырышкан Минту исемле малайның тарихы хакында. Шул ук вакытта төп герой Гандиның биографиясе белән таныш түгел башта Минту үз уеныннан рәхәтлек ала, әмма ул сайлаган образ артында нинди җаваплылык торганын белми.

Җитештерү: Һиндстан

Режиссеры: Маниш Саини

Озынлыгы: 101 минут

Чыгарылган ел: 2022

Кайчан: 7 сентябрь 19: 00

Кайда: Гавами урыннары ишегалды

Керү ирекле, ләкин сылтама буенча теркәлү кирәк

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽