13.09.2024
Казан Кремленең Гавами урыннар бинасында Несвиж замогы (Беларусь) белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Очрашуда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов һәм «Несвиж» музей-тыюлыгы директоры Дмитрий Ященко якындагы биш елга хемәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләде.
Казан Кремле һәм Несвиж замогы тарих һәм мәдәни мирас мәсьәләләренә, тәҗрибә уртаклашуга, күргәзмә эшчәнлегенә, фәнни тикшеренүләргә, уртак чаралар уздыруга кагылышлы эш турында килеште.
Музей-тыюлыклар арасындагы килешү мәдәни туризм буенча уртак проектлар уздыруны, архитектура объектлары һәм экспозицияләр турында үзара мәгълүмати ярдәм күрсәтүне, экспонатлар һәм вакытлы күргәзмәләр белән алмашуны күздә тота. Планлаштырылган юнәлешләр арасында шулай ук төрле музей проектларын гамәлгә ашыру карала. Партнер музейлар хезмәткәрләре фәнни тикшеренүләрдә, публикацияләр әзерләүдә, семинарларда, стажировкаларда катнашачак.
Белешмә
«Несвиж» музей-тыюлыгы 1993 елның 2 июлендә Несвиж шәһәренең тарих һәм мәдәният һәйкәлләре базасында оештырыла. 1997 елның 22 маенда ул музей-тыюлык статусын ала. Учреждение структурасында үзәк урынны Радзивилл нәселенең тарихын, сарай архитектурасын һәм XVI гасыр-XX гасыр башы магнат резиденциясе интерьерларын чагылдырган сарай – парк ансамбле алып тора. Шәһәр Ратушасы экспозициясендә 2005 елда Несвиж шәһәр үзидарәсенең һәм сәүдә-һөнәрчелек тормышы тарихы күрсәтелгән. «Несвижда Радзивилл ыругы резиденциясенең архитектура, торак һәм мәдәни комплексы» XVI-XIX гасырларда сарай – парк ансамбле һәм элеккеге иезуитлар монастыре комплексы составында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Сәүдә рәтләре булган шәһәр ратушасы һәм Слуцкий капкалары Беларусь Республикасының беренче категорияле тарихи-мәдәни кыйммәтләре булып тора.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля