«Казан Кремле» музей-тыюлыгында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы

27.11.2024

Физик мөмкинлеге чикле кешеләр  декадасы «Казан Кремле» музей-тыюлыгында 1 нче декабрьдән 10 сына кадәр дәвам итә.

Декада дәвамында төрле чаралар узачак: рус ишарәләр телендә экскурсияләр, тифлоаңлатмалы капшап карау мөмкинлеге булган макетлар белән экскурсияләр, «Рус ишарә теле тарихы һәм мәдәнияте» темасына осталык дәресе, рухи халәтендә үзенчәлекләр булган балалар өчен махсус экскурсияләр.

Декада вакытында I, II, III төркем физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен (таныклыкны күрсәткән очракта) «Казан Кремле» музей-тыюлыгының барлык музейларына һәм күргәзмә залларына керү түләүсез.

Түләүсез чаралар ПРОГРАММАсы

Таныштыру чаралары

  • 3 декабрь 18:00 – «Рус кул ишарәле теле тарихы һәм мәдәнияте» темасына осталык дәресе, 16+

Осталык дәресе кысаларында ишетмәүчеләр мәдәнияте, ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр белән аралашу үзенчәлекләре турында сөйләшү, рус ишарәләр теле нигезләрен, тарих һәм мәдәният дөньясыннан махсус терминнар өйрәнү.

Осталык дәресен рус ишарәләр телен белүче үткәрәчәк.

Кем өчен: ишетмәүчеләр мәдәнияте һәм рус ишарәләр теле белән кызыксынучылар, рус ишарәләр телен өйрәнүчеләр яки аның нигезләре белән танышырга теләүчеләр өчен

Керү түләүсез сылтама буенча теркәлү узарга кирәк

Ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен:

  • 8 декабрь 11:00 – Татарстанның табигыять тарихы музее буйлап рус ишарәләр телендә гаилә экскурсиясе, 6+

Керү түләүсез сылтама буенча теркәлү узарга кирәк

  • 8 декабрь 15:00 – Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан “Гүзәл чор. XIX–XX гасырлар чигендәге Европа сәнгате” күргәзмәсе буенча рус ишарәләр телендә экскурсия, 16+

Керү түләүсез сылтама буенча теркәлү узарга кирәк

Күрмәүче һәм начар күрүчеләр өчен

  • 2 декабрь 14:00 һәм 8 декабрь 13:00 – тифлоаңлатмалы һәм капшап карау мөмкинлеге булган модельле «Кремльгә кагыл» экскурсиясе, 16+

Керү түләүсез, алдан язылу өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-81-22

  • 10 декабрь 15:00 – Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан тифлоаңлатмалы һәм капшап карау мөмкинлеге булган модельле “Гүзәл чор. XIX–XX гасырлар чигендәге Европа сәнгате” күргәзмәсе

Керү түләүсез, алдан язылу өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-81-22

Рухи халәтендә үзенчәлекләр булган кешеләр өчен

  • 4 декабрь 15:00 – «Казан Кремле белән беренче танышуым: Спас манарасы музее» экскурсиясе , 6+

Керү түләүсез сылтама буенча теркәлү узарга кирәк

  • 9 декабрь 15:00 – «Казан Кремле белән беренче танышуым» экскурсиясе, 6+

Керү түләүсез сылтама буенча теркәлү узарга кирәк

Барлык программаларга да алдан язылу кирәк +7 (843) 567-81-22access.kreml@kazan-kremlin.ru

Өстәмә

Мөстәкыйль визитка әзерләнү өчен:

  • Музей һәм күргәзмә заллары буенча социаль тарих 
  • Казан Кремле җирлеге, музейлар һәм күргәзмә заллары буенча рус ишарәләр телендә видео-экскурсияләр
  • «Ишетмәүчеләр һәм начар ишетүче яшүсмерләр өчен җәйге музей лагере» проектында катнашучылар тарафыннан булдырылган яшүсмерләр видеогиды;  

Казан Кремленең Визит-үзәгендә:

  • Cенсорлый рюкзаклар
  • кресла-коляскалар

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының инклюзив программалары белән сылтама буенча үтеп яки телеграм-каналда тулырак танышырга мөмкин.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽