07.11.2021
2021 елның 4 ноябрендә, Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында, Казан Кремлендә «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясе узды. Программа үз эченә интерактив экскурсияләр, квестлар, викториналар, иҗади дәресләр, мастер-класслар һәм тагын бик күп кызыклы чараларны берләштерде.
Караңгы төшүгә Казан Кремле кунаклары манаралар һәм ныгытма диварлары буйлап йөрде, яшерен почмакларга күз салды һәм «Ныгытма сагында»дип аталган тематик экскурсиядә серле риваятьләр ишетте.«Эрмитаж-Казан» үзәгендә милли киемнәр киеп башкарыла торган Кытай халык биюенә нигезләнгән театральләштерелгән тамаша «Бәхет эзләгәндә» программасының бизәге булды.Татарстанның Табигать тарихы музеенда «Төмсә экскурсия» кунаклары диңгез сөйрәлүчеләре, динозаврлар, имезүчеләр дөньясына сәяхәт итте һәм күргәзмә заллары ябылгач, музейда ниләр булганын үз күзләре белән күрде. Ислам мәдәнияте музеендаматур язу остасы (каллиграф) Гөлназ Исмәгыйлева «Традиция белән әңгәмә» күргәзмәсе буенча мастер-класс һәм экскурсияүткәрде.«Манеж» күргәзмәләр залына килүчеләр комнан шәхси шедеврлар ясады. «Пресинема» күргәзмәсе җитәкчесе Максим Васильев анимация булдыру алымнарын күрсәтте һәм һәркем үзен мультипликатор ролендә сынап карады. Рәсем ясау өчен киндер тукыма булып яктыртылган махсус экран хезмәт итте. Туп утары музеена килүчеләр корал ясау осталыгы дөньясын үз күзләре белән күрде, квестта катнашты һәм ату коралын үстерүнең төп этаплары белән танышты. Благовещение соборы тарихымузеенда Казан Мәрьям Ана иконасына багышланган балалар викторинасы узды. Балалар Казан иконасына хас булган төп үзенчәлекләр турындагы сорауларга җавап бирде. Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда татар теленә багышланган исемле квест үтте. Кунакларны ни өчен өлкәннәр әлифбасы барлыкка килү, латин һәм кириллица язуларын нигә кертүләре, бүгенге көндә татар теленең ни дәрәҗәдә яхшы үсеш алуы кызыксындырды. Музейның социаль челтәрләре мәйданчыкларында «Шаян ТВ» телеканалы ярдәме белән иҗат ителгән «Шаян тарих» видеоролигы күрсәтелде.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля