30.10.2023
Санкт-Петербургта «Россия музейлары» беренче Бөтенроссия телевизион программалар фестиваленә нәтиҗә ясалды. «Музей-партнер» махсус номинациясендә «Казан Кремле серләре» Татарстан ДТРК программасы кысаларында тәкъдим ителгән «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җиңүче булды.
Россия музейлар берлеге президенты, Дәүләт Эрмитажы директоры М.Б. Пиотровский җитәкчелегендә фестивальнең җәмәгать жюрие лауреатны музейның ММЧ өчен ачыклыгы, аның хезмәткәрләренең телеканал караучылар өчен музей серләрен ачу, аның тарихи һәм эстетик матурлыгын күрсәтү кебек критерийлар буенча билгели.
Диана Василованың «Казан Кремле серләре» программалары циклы Кремль тарихы, аның манаралары, борынгы диварлар астында яшерен юллар, Казан ханнары мавзолее турында сөйли, аерым чыгарылышлары музей-тыюлык җирлегендәге брусчаткага, шулай ук Казанның яшен билгеләргә мөмкинлек биргән тәңкәгә багышланган.
Фестивальнең оештыручылары булып Санкт-Петербургның мәдәният комитеты ярдәме белән ВГТРК һәм ГТРК «Санкт-Петербург» чыгыш ясый. «Россия музейлары» фестивале Мәдәни мирасны саклауга, телевидение һәм музей эше профессионалларын берләштерүгә багышланган.
Бәйгегә барлыгы дүрт номинациядә йөздән артык эш килгән: «Иң яхшы телевизион сюжет», «Иң яхшы телевизион тапшырулар циклы », «Иң яхшы телевизион документаль фильм» һәм «Иң яхшы оператор эше».
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля