12.10.2024
Ислам мәдәнияте музееКол Шәриф мәчетендә Коръән һәм Ислам китап мәдәнияте һәйкәлләренә багышланган берьюлы ике күргәзмә проекты ачыла. Ислам мәдәнияте музеенда «Ислам кояшы» күргәзмәсен, ә мәчет галереясында «Казан Коръән басмалары» проектын күрсәтәчәкләр.
«Ислам кояшы» күргәзмәсе Казанда БРИКС саммиты алдыннан ачыла һәм Ибн Сина фонды, КФУ Фәнни китапханәсе, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы тупланмаларыннан Россия, Һиндстан, Иран, Үзәк Азиядә булдырылган һәм көнкүрештә булган басмаларны тәкъдим итә.
Экспозициядә X-XV йөзләрнең сирәк очрый торган Коръәннәре, Фирдәүсинең «Шаһнамә»се Һәм Низаминең «Хәмсе» шигърияте шедеврлары, Камалетдин Бехзадның Ислам миниатюрасы даһие рәсемнәре белән бизәлгән (XV гасыр), XVIII-XIX йөзләрнең татар кулъязмалары – «Кыйссаи Йосыф» (Йосыф турында хикәя, 1233) Кол Гали, Мәхмүд әс-сарайның «Нәһҗ Әл-Фарадис» (Җәннәткә юл, 1359), Мөхәммәдьярның «Нуры содур» («Йөрәкләр нуры», 1542), XIV йөзнең Үзәк Азия кулъязмасы – татар тарихчысы һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани китапханәсеннән әл-Бохари хәдисләр җыентыгы томы күрсәтелә.
«Казан Коръән басмалары» күргәзмәсе нигезендә «Казан Кремле» музей – тыюлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты фәнни китапханәсе тупланмаларыннан XIX-XX гасырлар Казан Коръәннәре сурәтләре галереясе ята. Алар буенча сәнгати бизәлешнең төрлелеге, Коръәннең гарәп тексты җыелмасы белән танышырга мөмкин. Күргәзмә проекты Казанны дөньяда беренче Коръән басмасы шәһәре буларак тәкъдим итәргә тиеш.
Күргәзмәләр 15 октябрьдә ачыла. 12:30 да Кол Шәриф мәчете галереясында «Казан Коръән басмалары» проекты ачылачак, ә 13:00 дә Ислам мәдәнияте музеенда «Ислам кояшы» күргәзмәсе күрсәтеләчәк.
Адрес: Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Ислам мәдәнияте музее
Контактлар: +7 (843) 567-81-52, +7 (927) 420-34-25
Күргәзмә көн саен 9:00-19:30 эшли
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля