13.03.2024
Хөрмәтле экскурсоводлар!
2024 елның 1 апрелендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында экскурсоводларны аккредитацияләү башлана.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгында кабат аккредитация узу өчен 26 мартка кадәр сылтама буенча теркәлергә кирәк.
«Экскурсоводлар (гидлар), гид-тәрҗемәчеләр һәм инструктор- озатучылар эшчәнлеген хокукый җайга салу өлешендә «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 07.05.2022 № 833 «Экскурсоводларны (гидларны) аттестацияләү турындагы нигезләмәне раслау хакында» карарына үзгәрешләр кертү хакында» 20.04.2021 № 93-ФЗ Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Казан Кремле буенча аккредитация үткәрү Тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Барлык үзгәрешләр, бәяләр, вакыты, үтү тәртибе турында оештыру җыелышында белергә мөмкин булачак.
Теркәлүдән соң Оештыру җыелышының урыны һәм вакыты турында хәбәр ителәчәк, ул онлайн һәм оффлайн форматта узачак.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля